«Юл күзәтүчесе» — эштә
Җәмгыять

«Юл күзәтүчесе» — эштә

Март башында бөтен ил буенча юл хәрәкәте яшь инспекторлар отрядлары туган көннәрен билгеләп үтәләр. 50 елдан артык яшь инспекторлар отрядлары балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү эшләрен оештыру буенча Дәүләт автоинспекция­се хезмәткәрләренә булышалар.

Һәр гаиләдә бала мәктәпкә баруны көтеп ала. Нәкъ шул вакытта баланы мәктәпкә йөртү, юлларда аның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Балалар бакчасы педагогларының һәм ата-аналарның бурычы булып балага юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен сеңдерү, юлларда аны төрле катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаска әзерләү тора. Куркыныч урыннарны күрә белгән, аларны ничек читләтеп үтәргә икәнен аңлый алган балалар гына авыр вакытта үзләренә үзләре ярдәм итә алалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның зурлардагы кебек әйләнә-тирәдәге хәлләргә психологик саклану реакциясе юк. Һәрвакыт нәрсәдер табарга тырышу, кызыксыну аларны һәр җирдә, аеруча урамнарда куркыныч алдына куя. Шуңа күрә дә балаларны урамда, юлларда, транспортта һәм башка урыннарда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мөһим. Бу эштә ата-аналар, балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, шулай ук мәктәп һәм башка белем бирү учреждениеләре катнашырга тиеш.

Әлеге эшнең бу юнәлештә мөһимлеген һәм балалар бакчасының белем бирүдә беренче баскыч булуын истә тотып, 26нчы катнаш типтагы «АБВГДейка» балалар бакчасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының «Юл күзәтүчесе» отряды оештырылды. Юл хәрәкәте инспек­торларының әлеге отрядны оештыруда төп максат булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл иминлеге кагыйдәләрен тирәннән өйрәтү һәм алар сафына юлларда һәм урамнарда законны үтәүче актив пропагадистларны җәлеп итү тора.

Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балалардан оештырылган «Юл күзәтүчесе» яшь инспекторлар отряды кече яшьтәге мәктәпкәчә балалар һәм яшьтәшләре арасында балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча актив эш алып баралар. Алар төрле танып-белү әңгәмәләре, уеннар, флешмоблар, агитация чыгышлары, иҗади конкурслар, юл иминлеге кагыйдәләре буенча викториналар һәм ярышлар, сәхнәләштерелгән күренешләр оештыралар, волонтерлар эше алып баралар, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, шәһәрлеләр арасында сораштыру үткәрәләр, шулай ук машина йөртүчеләр һәм үтеп баручылар тарафыннан юллардагы иминлек кагыйдәләрен ничек үтәүләрен өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген тормышка ашыралар. Дәүләт автоинспекциясе белән хезмәттәшлек итеп, яшь инспекторлар отряды шәһәр кисәтү акцияләрендә һәм рейдларда катнашалар. Яшь инспекторлар отрядында төп рольне Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең җирле бүлеге хезмәткәрләре уйный. Туган көннәре уңаеннан «Юл күзәтүчесе» агитбригадасы кече яшьтәге балалар өчен «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!» дигән иҗади чыгыш әзерләде, юл иминлеге кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында төсле бизәкле буклетлар тапшырды, «Кызыл — сары — яшел» танып-белү уенын үткәрде.

26нчы номерлы катнаш типтагы балалар бакчасы педагог­лары яшь инспекторлар отряды эшчәнлеге бала өчен иң мөһим нәрсәне — өлкәннәр тормышындагы, гел каядыр ашыгучы кешеләр һәм автомобильләр дөньясындагы кагыйдәләрне өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Лариса Масленкова, өлкән тәрбияче, Ольга Мусина, 26нчы номерлы катнаш типтагы балалар бакчасы тәрбиячесе

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев