Ел саен мартның өченче якшәмбесендә Россиядә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 17 мартка туры килде.
Бәйрәм алдыннан без бу өлкәдә эшләүчеләрнең берсе — үз эшенең чын остасы, ишегалдын җыештыручы Сергей Курский белән очраштык. Ул хәзерге вакытта Пушкин урамы, 131нче, 105нче һәм 103нче, шулай ук Чернышевский урамы, 107нче йортларның ишегалды территорияләренең чисталыгы өчен җавап бирә.
Без иртән-иртүк барганда Пушкин урамындагы 131нче йортның ишегалдында эш кайный иде инде. Сергей Александровичка ишегалдында уңайлы шартлар булдыру өчен ике көрәк һәм яхшы кәеф кенә кирәк. Ул тротуарны чистарткан арада, мин территориягә күз салдым һәм аның үз эшен никадәр сыйфатлы башкаруына гаҗәпләндем.
Ишегалдында бәйләнерлек урын юк. Җиренә җиткереп чистартылган җәяүлеләр юлыннан йөрүе рәхәт, чөнки таеп егылмаячагыңны беләсең. Тротуардан кала, ишегалдын җыештыручы утыргычларны һәм канализация люкларын да чистарта, ә алар башка күп кенә йортлар янында кар белән капланган.
— Быел кыш карлы булса да, мин барлык эшләрне бер көн эчендә эшләргә тырышам. Әгәр кайсы да булса урынны көрәмичә калдырсам, икенче көнне (бигрәк тә кар берничә көн рәттән яуса) эш тагын да күбрәк булачак. Шуңа күрә эшкә тулысынча бирелергә туры килә. Канализация люклары һәрвакыт чиста булырга тиеш. Торбаларга берәр нәрсә килеп тыгылса, кар астыннан аларны эзләп табарга авыр булачак.
Сергей Курский бар эшен пөхтә итеп башкара, әйтерсең лә ул гомере буе шушы эшне башкарган. Әмма аның язмышы кызыклырак.
Элегрәк ул Лаеш районында яшәгән, анда аэропортта авиация иминлеге хезмәтендә эшләгән. 2020 елда гаиләсе белән бергә яшәү урынын үзгәртергә карар иткән, төрле вариантлар эзли башлаган. Ярты Татарстанны әйләнеп чыккач, Чистайны сайлаганнар: биредә торак иң отышлысы булып чыккан, хәер, шәһәр үзе дә ошаган. Монда тыныч һәм уңайлы.
— Минем һөнәрем һәм белгечлегем булмаганлыктан, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсенә эшкә урнашырга булдым. Менә инде дүртенче ел җыештыручы булып эшлим. Эшем миңа ошый, кешеләргә яхшылык эшләргә яратам.
— Сезнең эш графигыгыз нинди? Эш көнегез ничек уза? — дип аңардан кызыксынам.
— Атнага 6 көн эшлим, эш көне иртәнге алтыда башлана һәм көндезге икедә тәмамлана. Ләкин мин, гадәттә, эшкә иртәрәк: дүрттә яки бишенче яртыда (кар күләменә карап) киләм. Беренче чиратта чүп контейнерлары янындагы территорияне чистартам. Аннары кешеләр иртәнге җиделәрдә ишегалды территориясе буенча эшкә бара алсыннар өчен, җәяүлеләр юлларын чистартам. Алга таба калган территорияне тәртипкә китерәм.
— Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр сезнең хезмәтегезгә ничек карыйлар?
— Алар ишегалдында иртәдән үк барысы да чиста-пөхтә, тротуарда йөрү уңайлы булуына шатланалар. Әмма берничә гаилә бар, алар минем иртә килүемне, шакыт-шокыт боз ватуымны, кар көрәвемне, аларга йокларга бирмәвемне яратмыйлар. Алар минем соңрак килүемне телиләр. Мин моңа аңлап карыйм: башка подъездлардан чистарта башлыйм, ә аларның подъездына соңгы чиратта барып җитәм.
— Быел кыш карлы булды. Узган ел белән чагыштырганда, эшләү никадәр авыр булды?
— Бу ел минем барлык эш елларымның иң авыры булды дип әйтә алам. Узган елны кар булмады диярлек, ләкин мин ул вакытта больничныйда идем. Ә быел ул, күрәсең, берьюлы 2 ел өчен дә яварга булган, — ди елмаеп торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәне. — Хәтта яңа ел бәйрәмнәрендә дә (минем ял көннәрем булганда) мин кар чистартырга чыктым.
Сергей Александрович күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең активлыгын да билгеләп үтте. Көчле явым-төшемнәр булганда алар шулай ук йорт яны территориясен чистартырга ярдәм иткәннәр: «кемдер подъезд төбен чистартты, кемдер сукмак ясады», — дип сөйли ишегалдын җыештыручы.
Сергей Александрович барлык яшәүчеләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә, ә алар, үз чиратында, аның белән дус, үз яңалыклары белән уртаклашалар һәм кызыклы нәрсәләр сөйлиләр.
— Бездә ишегалдын җыештыручы менә дигән, барысын да күңелен биреп башкара! — ди Чернышевский урамындагы 107нче номерлы йортта яшәүчеләрнең берсе Татьяна Шәмсетдинова. Сергей больничныйда булганда, аның урынына башка җыештыручыны куйдылар. Безнең ишегалдында шундый пычрак булды, йөреп булмый иде. Ә хәзер чисталык, тәртип! Һава торышы нинди генә булмасын, Сергей һәрвакыт килеп, үз эшен башкара.
— Безнең ишегалдын җыештыручы Сергей бик җаваплы һәм тырыш хезмәткәр. Мин бу йортта ничә ел яшим инде, ә андый җыештыручыларны очратканым булмады. Ул үз эшен бик яхшы башкара, барысын да намус белән эшли. Һәрвакыт әдәпле, һәр иртә саен, хәтта ял көннәрендә дә мин аны эштә күрәм. Ул шулкадәр пөхтә, хәтта көзен һәр яфрак, һәр кәгазьне җыя. Мондый эшчеләрне бүләкләргә һәм кадерләргә кирәк! Безнең йортта яшәүчеләрнең барысы да аңа бик рәхмәтле, — дип билгеләп үтә тагын бер хатын-кыз Светлана Баринова.
Мин күрше йортларда яшәүчеләр белән аралашкан арада, Сергей Александрович подъездлар янындагы бозны ватарга кереште. Беркем дә таеп егылмасын өчен, бозны алып ташларга кирәк, ә бу шөгыль гадиләрдән түгел.
— Сергей Александрович, ә көннәр җылыткач һәм урамда кар тиз эри башлагач, сезне нинди эш көтә?
— Тротуарларны һәм йортларның нигезе тирәли каты өслекне тулысынча чистартырга кирәк булачак. Аяк астында дым азрак булсын өчен, тротуарларны боздан һәм кардан чистарту зарур.
Соңыннан Сергей Александрович бу өлкәгә катнашы булганнарның барысын да халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.
— Барлык хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Барысына да бәхет, сәламәтлек, гаиләләрендә барысы да яхшы булуын, хезмәт хакы артуын телим, — диде Сергей Александрович.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев