Ирле-хатынлы Кудряшовлар ярты гасыр бергә
Җәмгыять

Ирле-хатынлы Кудряшовлар ярты гасыр бергә

...

Татьяна Сергеевна һәм Владимир Викторович Куд­ряшовлар ярты гасыр бергә матур гомер итәләр. Шул вакыт эчендә алар бер-берсенә мәхәббәтне, хөрмәтне, ышаныч һәм тугрылыкны исбатлый алганнар. 6 июльдә алар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар шәһәр паркында танышкан булганнар.

— Бу 12 июнь иде, — дип сагыну хисләре белән искә ала Владимир Викторович. — Мин дус­тым белән биергә дип килгән идем, аны шунда ук башкалар арасында күреп алдым. Матур, сөйкемле бу кызга бик тиз минем күзем төште. Аны биергә чакырдым, әмма ул әдәпле генә итеп минем чакыруны кире какты. Бу хәл берничә тапкыр шулай кабатланды.
Әмма әлеге матур җәйдә егет үзенә игътибар иттермичә кала алмый. Озак та уйлап тормыйча, ул бетонда сальто ясый. Спортсмен буларак, бу аның өчен авыр булмый.

— Бәхетемә, аның сокланып каравын күреп алдым. Шул кичтә без аның белән вальс биедек, аннары инде, билгеле, мин аны өенә озатырга киттем, — дип сөйли гаилә башлыгы.
Алар 2 ел дуслашып йөри­ләр. Ул вакытта Владимир Кудряшов Әлмәт физкультура техникумында белем ала, аны кызыл диплом белән тәмамлагач, шул ук шәһәрдә балалар-үсмерләр спорт мәк­тәбенә тренер итеп чакыралар. Яшь белгеч буларак, аңа бер бүлмәле фатир да бирәләр, соңрак аны зурайту мөмкинлеге дә туа. Кыскасы, яшь хатынын алып килергә урын була.

— Бу яктан миңа бәхет елмайды. Без өйләнешергә уйладык һәм 1973 елның 6 июлендә язылыштык. Дөрес, туйдан соң безгә азрак аерым торырга туры килде, чөнки мин Волгоград мәдәният институтына читтән торып укырга керергә киттем, — дип сөйли Владимир Кудряшов. Кызыл дипломлы яшь тренерга барлык керү имтиханнарын тапшырырга кирәк тә булмый. Ул үз эшен бик ярата, андагы уңышлары аны канатландырып җибәрәләр. 1977 елда беренче зур уңышка ирешә: аның дүрт укучысы өлкәннәр арасында россиянең бронза призерлары булалар. Акробатларның икенче дүртлеге исә СССР призерлары регалиен яулый. Бу данлы нәтиҗәләрнең башы була.

— Мин бөтен Советлар Союзын йөреп чыктым, минем укучыларым барлык абруйлы ярышларда катнаштылар, төрле дәрәҗәдә җиңүләр яуладылар, — дип өсти әңгәмә­дәшем.
Шулай килеп чыга ки, 2004 елдан алып 2011 елга кадәр Россиянең танылган тренеры Чистай акробатларын әзерли.
Өйләрендә дә ирле-хатынлы Кудряшовлар бергәләп гаилә учагын саклыйлар, бер-берсе турында кайгырталар, хезмәт итәләр. Татьяна Сергеевна барлык башлангычларда да ирен хуплый, ярдәм итә, аның һәр җиңүенә ихластан шатлана.

Владимир Викторович хатыны, балалары турында зур рәхмәт хисләре белән сөйли, алар танылган спортчы өчен ышанычлы тыл булып торалар. Кудряшовлар гаиләсендә кызлары Лариса һәм уллары Максим үскән, алар әти-әниләренә өч онык бүләк итәләр.

Гаилә башлыгы хәләл җефете турында бик җылы итеп сөйли.

— Ул минем бик җаваплы, шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, матур! Бик уңган хуҗабикә дә әле ул. Безгә миндә тәрбияләнүчеләр килгәндә дә ул аларны бик җылы каршы ала.
Сүз уңаеннан, Кудряшовлар бик ярдәмчел һәм аралашучан кешеләр. Татьяна Сергеевна — кайгыртучан хатын, әни һәм әби. Владимир Викторович — яратучы ир, әти һәм бабай. Аларның иң зур байлыклары — балалары һәм онык­лары, аларны бик яраталар. Алтын туй — алар өчен генә түгел, туганнары, якыннары өчен дә аерым бер бәйрәм көне. Июльдә безнең геройлар ике бәйрәмне: алтын туйны һәм гаилә башлыгының туган көнен билгеләп үтәләр. Традиция буенча алар аны Кама аръягында урнашкан үз дачаларында якыннары һәм туганнары белән бәйрәм итәләр.

Татьяна Сергеевнаны һәм Владимир Викторовичны алтын туйлары белән тәбрик итәбез! Ярты гасыр бергә булу — бу зур горурлык! Сезнең гаиләгездә һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, бер-берегезне саклагыз! Озын гомерләр сезгә!

Сүз уңаеннан:

Тренер уңышы турында Владимир Викторович сигезенче сыйныфта укыганда ук белә. Ул вакытта аңа яшь гимнастларны гомумшәһәр ярышларына әзерләү мөмкинлеге бирелә. Әлеге җаваплы миссияне аңа физкультура укытучысы ышанып тапшыра, чөнки бу вакытта Владимир 5 ел инде спорт гимнастикасы белән шөгыльләнгән була. Әзерлек ике ай бара. Бу вакыт эчендә команда җиңү өчен барлык кирәкле күнекмәләрне алган була һәм беренче урынны яулый. Аннан соң — армия, техникум, гаилә кору…

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев