Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты ел машина йөртү стажы булган Анастасия Шумкова көндәшләрен узып «Автоледи» конкурсында җиңү яулады

Традициягә кергән «Автоледи» конкурсында быел 12 гүзәл зат катнашты.

Катнашучыларга мактаулы титулны яулар өчен маневр ясарга, парковка һәм вакытка «гаражга» керергә кирәк иде. Шулай ук төгәллек бәяләнде, конус һәм коймага бәрелгән өчен очколар азайтылды.

— Бу кызларның кайберләре конкурста катнашып, призлы урыннар яулаган иделәр инде. Мин узган еллардагы җиңүчеләрне күрергә бик шат. Алардан тыш биредә яңа кызлар да бар. Яңа катнашучыларның йөртү стажы өч елдан кимрәк. Әмма шуңа да карамастан, алар үзләренең кыска гына үзләштергән осталыкларын күрсәтергә телиләр, — дип билгеләп үтте Дәүләт автоинс­пекциясенең начальник вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов. — Барлык катнашучыларның да игътибарлы булуларын, иминлек таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз.

Башта барысы да җирәбә салу һәм оештыру мизгелләре турында сөйләшү өчен сыйныфка җыелдылар. Аннары инструктор аларны автодромга алып барды һәм ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты.

— Бүген сез тиз йөрүне түгел, фигуралы йөрүнең сыйфатын күрсәтергә тиешсез. Сезнең сынауларны ничек үтүегезгә карап, судья бәя бирәчәк. Кемнең ялгышлары азрак була, шуларны сайлап алачаклар. Иң мөһиме — ашыкмаска, борчылмаска. Яхшы уйлар белән, алдыңа максат куеп йөрергә кирәк, — диде ярышлар башланыр алдыннан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге инструкторы Айрат Хаматшин. — Безнең өчен сез җиңүчеләр инде! Барыгызга да уңышлар!

Катнашучылар үз чиратларын көткәндә, без аларның берсе янына килдек. Ул 2019 елда конкурста җиңү яулаган Рәйсә Зөлкәрнәева булып чыкты. Аның машина йөртү стажы 17 ел тәшкил итә.

— Сез ни өчен тагын бу конкурста катнашырга булдыгыз?

— Әлеге конкурста мин өченче тапкыр катнашам инде. 1, 3 урыннарны яулаганым булды. Быел «А» категориясенә укыдым, юл йөрү кагыйдәләрен яңадан кабатладым. Мине конкурста катнашырга чакырдылар, мин ризалаштым.

— Узган еллар тәҗрибәсе белән караганда сезнең өчен нәрсә иң катлаулысы булды?

— Минем өчен иң катлаулысы булып юл йөрү кагыйдәләре тора. Ә мәйданчыкка тиз ияләшергә мөмкин.

— Бүген сез яңа катнашучыларга нәрсә теләр идегез?

— Барысына да уңышлар телим!

Һәр катнашучы үз чиратында трассада йөрде. Кемдер кызурак йөреп, билгеләнгән араны тиз арада үтәргә теләде, ә икенчеләре, киресенчә, бернәрсәгә дә бәрелмәскә тырышып, акрынрак йөрде.

Практик дәресләрдән тыш, компь­ютерларда теоретик имтихан да булды. Ул юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле булган 20 сораудан торды
Конкурсның муниципаль турында җиңүче итеп Анастасия Шумкова табылды. Нәкъ менә ул 3 августта Казан шәһәрендә үтәчәк «Автоледи» конкурсының республика этабында безнең шәһәрне тәкъдим итәчәк. 2нче урынны Айгөл Шәмсетдинова, 3нче урынны Аделина Гатауллина яулады.

Конкурстан соң безгә җиңүче Анас­тасия Шумкова ягъни конкурста яңа катнашучыларның берсе белән аралашу насыйп булды.

— Сез бу конкурста элегрәк катнашмадыгызмы? Ничә ел стажыгыз бар?

— Мин бу конкурста беренче тапкыр катнашам, машина йөртү стажым ярты ел гына әле.

— Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле…

— Башта азрак дулкынландым, ни дисәң дә, мондый чарада беренче тапкыр катнашам. Беренче урын яулавымны белгәч, бик сөендем. Билгеле инде, тагын катнашасым килә, — дип шатланып сөйли Анастасия. — Шулай ук олы рәхмәт хисләремне үземнең инструкторым Константин Николаевич Самойлычевка җиткерәсем килә!

— Сезнең өчен кайсы авыррак булды: теорияме яисә практикамы?

— Теоретик яктан мин барлык 20 мәсьәләне дә авырлыксыз, бер ялгышсыз чиштем. Ә менә практик өлеше авыррак булды. Гаражга кергәндә авырлыклар килеп чыкты.
Барлык катнашучыларга да имин юллар, Ә Анастасия Шумковага конкурсның республика этабында уңышлы чыгыш ясавын телибез. Без аны җиңү белән көтәбез!

Иң яхшы нәтиҗәләр:

Юл йөрү кагыйдәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Аделина Гатауллина күрсәтте, ул 20 сорауга да 1 минут 6 секундта җавап бирде. Аның бер хатасы да булмады.
Фигуралы йөрү буенча барыннан да тиз һәм төгәл итеп Айгөл Шәмсетдинова өлгерлек күрсәтте. Ул бар трассаны 1 минут 19 секундта үтте.
Шулай ук өстәмә
конкурста җиңүче билгеләнде (ул гомуми зачетка кермәде һәм аерым бәяләнде): «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кыз карашы» социаль рекламасы. Җиңүчеләр булып Аделина Гатауллина һәм Айгөл Шәмсетдинова табылды. Катнашучылар алдан әзерләнгән видеороликны тәкъдим иттеләр. Ул кешеләр гомерен саклауга һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар сәламәтлегенә багышланган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев