Янгын вакытында ир-ат пешү җәрәхәтләре алган
Җәмгыять

Янгын вакытында ир-ат пешү җәрәхәтләре алган

Красноармейская урамында шәхси йортта янгын чыга, аның нәтиҗәсендә берничә корылма утсыз калган. Янгын нәтиҗәсендә Елгачылар һәм Мебель фаб­рикасын тоташтырып торучы күпер ябылган. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм килгән.

Янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгына көн уртасында керә. Гомуми мәйданы 40 квадрат метр булган бер катлы агач өй янган.
Янып торган өйдән өлкән яшьтәге ир-атны коткарганнар.

— Янгын нәтиҗәсендә торак йортка зыян килгән. 1959 елгы ир-ат пешү җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана, — дип хәбәр итте Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән тикшерүчесе Илнур Гайнуллин.

64 яшьлек ир-ат үзе янгынны сүндермәкче булган, әмма, ни кызганыч, аның башы, аяк-куллары пешкән. Нәтиҗәдә, ул каты пешү җәрәхәтләре алган.

Чистай үзәк хаста­ханә­сеннән хәбәр итүләренчә, ир-ат уртача авыр хәлдә. Дәвалау планы Республика клиник табиб­лары белән килештерелгән. Алар белән көндәлек консуль­тацияләр үткәрелә. Хәле начарланган очракта ул РКБның пешкән авыруларны дәвалау үзәгенә җибәреләчәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев