«Якыннарың янәшәдә булу – бәхет ул!»
Җәмгыять

«Якыннарың янәшәдә булу – бәхет ул!»

Прасковья Беспалова 102 яшьтә булса да, актив тормыш рәвеше алып бара

Прасковья Беспалова безне подъезд янында каршы алды. Яхшы һава торышы булганда, кичке якта, ул эскәмиядә дуслары белән утырырга, яңалыклар бүлешергә, көндәлек эшләр хакында сөйләшергә ярата. Бу юлы аңа фатирына бераз иртәрәк керергә кирәк булды. Шатлыклы тавыш белән ул күршеләренә газета өчен интервью бирергә баруын хәбәр итте.

102 яшьтә булуына карамастан, Прасковья Ивановна күршеләр белән аралашырга, телевизор карарга, кухняда хуҗалык эшләре белән кайнашырга, бәйләргә, җиләк җыярга, җыелган гөмбәләрне эшкәртергә ярата. Хәзерге вакытта аның максаты бер – гаиләдә хатын-кызларның аяк­лары гел җылыда булсын өчен берничә пар башмак бәйләү.

Прасковья Беспалованың иң зур бәхете – балаларының һәрвакыт янәшәдә булуы. Ә гаиләсе аның зур. Ире белән бергәләп 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Яшь буын да үсеп килә: 21 оныгы, 36 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар. Оныклар әбиләренә моңсуланырга ирек бирмиләр. Кунакка килгәндә алар үзләре белән әбиләренә күрсәтергә дип заманча уенчыкларын да алып киләләр. Ә ул аларга үзенең бала чагы һәм яшьлеге турында сөйли.

Прасковья Ивановна билгеләп үткәнчә, ничә еллардан соң да үзенең бала чагын, фронтка, гаиләсенә булышу өчен тырышып эшләүләрен искә ала.

– Бик авыр вакытлар иде. Ничек кенә күңелдән алып ташларга теләсәң дә, онытып булмый. Әтиебез сугышка кадәр үк үлгән иде, шуңа күрә иркәләнеп ятарга выкытыбыз да, җаебыз да булмады. Гаиләне әни тартты, без ике кыз туганым белән аңа ярдәм иттек. Без бәрәңгесез, кузгалактан аш пешерә идек. Ач торган чакларыбыз да булгалады, – дип сөйли Прасковья Ивановна.

Шартлаулар һәм атыш­лар­ның нәрсә икәнен безнең әңгәмәдәшебез 21 яшендә белә. Сугыш башланганда ул Горький шәһәрендә була, бирегә торф эшкәртүгә килгән була. Тылда исә ат караучы булып эшли.

– Авыр иде, әмма биреш­мәдем. Хәзерге кебек шартлар юк иде. Үләнне чабар өчен кырларга чыга идек. Атларга азык әзерләдек. Тиресне кул белән түгә идек. Суны коедан ташыдык. Безнең белән каравылчы да эшләде. Ул кайчакта кызларны кызгана иде, су ташырга булышкалады. Кышын да эш җитәрлек булды. Атларны йортка чыгару өчен карны чистартырга, аннары аны ат арбасында ташырга кирәк иде, – дип яшьлек хатирәләре белән уртаклаша тыл хезмәтчәне.

Соңрак Прасковья Ивановна өенә Яңа Чишмә районы Черемухово авылына кайта. Анда сугыштан яраланып кайтан булачак тормыш иптәше белән таныша.

– Безнең тормышыбыз ике агач кашыктан, кәстрүлдән һәм янган чуеннан башланды. Өйләнешеп беренче балабыз тугач, иремне Елховый Ключ авылына командировкага җибәрделәр. Без яшь бала белән яңа урынга киттек. Яңа өйдәге беренче көнемне беркайчан да онытмыйм. Безнең хәтта су алып кайтырга да әйберебез юк иде. Мин күршегә кереп 25 сумга зур булмаган чиләк сатып алдым, аннары әни килде, безгә чуеныбызны алып килде. Ирем кладовщик булып эшләде, мин колхозда төрле эшләрдә йөрдем: атлар да җиктем, көлтә бәйләдем... Эшем гел төрле булды. Аннары без терлекләр алдык, үз йортыбыз турында уйлана башладык. Сыерыбызны 500 сумга саттык, бура алдык һәм авылда кечкенә генә өй салдык. 1955нче ел иде бу, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Тормыш иптәшем белән 33 ел бик бәхетле яшәдек. Ни кызганыч, 1976 елда каты авыру аны безнең арабыздан алып китте.

Прасковья Ивановнаның кайбер балалары Чистайда яшиләр. Менә безнең героебыз да 12 ел элек бирегә күчеп килгән, өлкән яшьтә үзенә генә бик авыр булыр иде. Авылда өйләре һаман шулай тора әле. Кайчакта дини бәйрәмнәрдә Прасковья Ивановна туган якларына кайтып килгәли.

– Дөресен генә әйткәндә, күчеп килгәч, бервакытта да моңсуланып утырмадым. Биредә әллә кайчаннан бирле яшәгән кебек тоела, фатирда мич ягарга да, су ташырга да кирәкми. Шуңа күрә бирегә күчеп килүемнән бик канәгать. Авылда безнең зур бакча, мал-туар бар иде. Авылдагы күршеләрем белән һаман да аралашып торабыз. Әгәр дә алар белән күрешә алмасам, кем аша булса да сәлам булса да әйтеп җибәрәләр, – дип сөйли герое­быз.

Прасковья Беспалова – аралашучан кеше. Чистай күршеләре белән дә уртак телне тиз тапкан. Аның дуслары шундый позитив һәм хезмәт сөючән әбинең алар йортында моңа хәтле беркайчан да булмавы турында әйтәләр.

Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була, әмма барыннан да күбрәк ул кулинария һәм кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Прасковья Ивановна безгә бәйләү серләре турында да сөйләде. Аның күзлеге дә читтә ята иде, ул аны кояш нурлары тәрәзәгә яктыртмый башлагач кына алып киде.

– Балаларым миңа җеп сатып алалар, мин эшлим. Бәйләргә яшьтән үк, балалар тапкач өйрәндем. Бияләйләр, йон оекбашлар кибеттә юк иде. Шуңа күрә аларга җылы киемнәр юнәтү үземә туры килде. Ул вакытта әзер җепләр дә юк иде әле, йон сатып алып үзебез эрли идек, – дип сөйли Прасковья Ивановна.

Безнең героебыз күңелле эшне файдалы эш белән аралаштыру сәламәтлеккә уңай йогынты ясый дип саный.

– Мин эшсез тора алмыйм, күңелсез. Бәйләгәндә вакыт та тизрәк үтә, куллар да һәрвакыт хәрәкәттә, арымыйлар, җилкәм һәм аркам оемый, бернинди дә массаж кирәк түгел, – дип көлә әбекәй.

Прасковья Беспалованың балалары әниләренең иң тәмле камыр ризыклары пешерүен әйтәләр. Хәзер ул кызына һәм килененә булыша, әмма иң «ювелир» эшләрне хуҗабикәгә генә тапшыралар. Кызганычка, ул ризык пешергән вакытка туры килмәдек, әмма гаилә архивы, видео, фотолар аша аның ничек тырышып камыр басуын, вак итеп бәрәңге, кәбестә туравын күрдек. Моңардан тыш ул һәр ел саен кышкыга яшелчәләрне әзерләү эшләрендә дә катнаша.

– Минем тешләрем юк, шуңа күрә минем өчен аерым рецепт белән әзерлибез. Башта аны кабыгыннан чистар­табыз, түгәрәкләп турыйбыз һәм алдан помидор, кишер, суган белән томалап пешерәбез. Искиткеч килеп чыга, – дип сөйли ул. – Җиләкләр дә яратам. Яр Чаллыда яшәүче балаларымда булганда крыжовник, карлыган җыям. Барысы да өлгереп җиткәнме дип тикшерәм. Балалар миңа эш фронты булдыралар, ә эш барышын телефонга төшереп оныкларга, туганнарга җибәрәләр.

Хәзер Прасковья Ивановна белән кызы яши. Әмма ул тик торырга яратмый. Иртән үзенә иртәнге ашны әзерли: ботка пешерә, тәмле чәй эчә. Шулай итеп, көне буена җитәрлек көч-куәт туплый.

Безнең әңгәмәбезгә кызы Зоя Ионова да кушылды.

– Әни һәрвакыт акыллы хатын булды, шулай булып кала да. Ул безне дә шундый булырга өйрәтте. Аңардан һәрвакыт җылылык, мәрхәмәтлелек, наз бөркелә. Ул безне һәрвакыт проблемалардан саклап килде. Хәзер үзенең яратуын кияүләренә, киленнәренә өләшүен дәвам итә. Аның өчен алар да үз балалары кебек, – ди Зоя Степановна.

Безнең героебыз барлык балаларының да лаеклы кешеләр булып яшәүләре турында горурланып сөйли. Аның әйтүенчә, үзенең озак яшәүнең дә сере бик гади, бары ялкауланмаска, эштән курыкмаска, күп эшләргә кирәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев