«Гимнаст» спорт мәктәбе укучылары белән горурлана һәм тулылануны шатланып көтә
Җәмгыять

«Гимнаст» спорт мәктәбе укучылары белән горурлана һәм тулылануны шатланып көтә

Билгеләнгән максатка ышаныч белән барырга, һәр ярыш саен нәтиҗәне арттырып, чемпион булырга — бу «Гимнаст» мәктәбе спортчылары хакында.

Агымдагы елның 1 июнендә «Гимнаст» спорт мәктәбен Евгений Морозов җитәкләде. Һәм, әлбәттә, безне кызыксындырган иң мөһим нәрсә — спорт мәктәбенең эшен оештыруда якындагы киләчәккә аның бурычлары һәм планнары.

— Яңа эш участогында җитәкче, кагыйдә буларак, вазифаны кабул иткәннән соң, беренче чиратта оешманың перс­пективалы үсеш юнәлешләрен билгели. Һәр спорт мәктәбенең төп бурычы — халык арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Узган уку-күнекмә елында спорт учреждениесенә 460 яшь спортчы йөргән булган. Киләсе уку елы башлану белән, без спорт процессына күбрәк балаларны җәлеп итәргә уйлыйбыз. Бу бер үк вакытта гади һәм катлаулы мәсьәлә, — дип билгеләп үтте Евгений Геннадьевич. — Һәр ата-ана үз баласын сәламәт, матур һәм акыллы итеп күрергә тели. Безнең мәктәп боларның барысын да бирә ала. Ләкин, ни кызганыч, барысы да безнең тренерлар составына гына бәйле түгел. Уку елы башында теләүчеләр күпләп килә һәм урыннар җитми, әмма шөгыльләнүләр чоры уртасында йөрүчеләр саны кими. Бу берничә факторга: ата-аналарның мәшгульлегенә, мәктәпнең яшәү урыныннан ерак булуына, баланың психологик аруына бәйле. Әгәр беренче ике очракта ата-аналар киртәләрне әле хәл итә алса, соңгы проблема бары бергәләп кенә хәл ителә. Баштагы этапта балага барысы да кызык һәм ул бик теләп тренировкаларга йөри. Әмма шуны истә тотарга кирәк: спорт, гимнастика, акробатика яки шахматмы — беренче чиратта, хезмәт һәм үз өстеңдә эшләү ул. Кеше табигате буенча ялкау. Тәнне эшләргә мәҗбүр итү авыр, ә башны тагын да авыррак. Телевизор яки компьютер каршында утыру күпкә җиңелрәк бит. Шуңа күрә безгә ата-аналар белән эшне балалар юл башында туктап калмаслык итеп төзергә кирәк. Бу яктан уңышка ирешергә тырышырбыз.

— Сез яңа мәктәпкә һәм аның матди базасына нинди бәя бирәсез?

— Ышаныч белән «бик яхшы» дип әйтә алам. Район җитәкчелеге бу юнәлештә зур эш башкарган. Шәһәрнең менә дигән уку йорты бар. Моның өчен муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка һәм, әлбәттә, спорт мәктәбенең элеккеге җитәкчесе Равил Гыймадиевкә аерым рәхмәт. Мәктәп бинасы эчендә булганнан соң гына да, әлеге участокта эшне оештыруда күпме көч сарыф ителгәнен аңларга була. Мәктәпнең үзеннән һәм матди базаның торышыннан кала, яхшы, оешкан коллектив һәм профессиональ тренерлар составын билгеләп үтәсем килә. Кешедән башка бина — җансыз таш. Һәр яхшы мәктәп — ул, беренче чиратта, кешеләр. Моның өчен аларга рәхмәт.

— Бюджет урыннарыннан тыш, сезнең мәктәптә түләүле секцияләр дә бар. Бюджет урыннарын арттыру перспективалары бармы?

— Ни кызганыч, реаль шартларда бу авыр мәсьәлә. Акча һәрвакыт җитми. Ләкин мин моңа тыныч карыйм. Минем балаларым шулай ук түләүле спорт секцияләренә йөриләр. Кечкенәсе спорт-сәламәтләндерү төркеменә йөри. Минем өчен бу ирешелгәннәрдә тукталмаска үзенә күрә этәргеч. Бездә түләүле төркемнәр 7 яшькә кадәр. Аннары иң перспективалы һәм максатчан балаларны без бюджетка күчерәбез. Бу механизм ата-аналарга яхшы этәргеч һәм тренерларга киләчәктә көчле спорт төркемнәре формалаштырырга мөмкинлек бирә.

— Кечкенә спортчыларга сезнең теләкләрегез…

— Бу очракта теләк укучыларга түгел, ә аларның ата-аналарына яңгыраячак. Онытмагыз, иң мөһиме — сабырлык һәм максатчанлык. Һәрберебез үз балалары хакына яши. Сәламәтлекне ныгыту өчен шартлар тудырырга, яхшы белем бирергә тырышыгыз. Шушы ике юнәлешне тормышка ашырсагыз гына балаларыгыз сезгә гомер буе рәхмәтле булачак.

Сүз уңаеннан

Учреждение базасында бушлай язылырга мөмкин булган өч юнәлеш эшли. Кызлар өчен 4-5 яшьтән спорт акробатикасы бүлеге, ә малайлар өчен 6-7 яшьтән спорт гимнастикасы эшли.

Спорт мәктәбендә үзгәртеп төзекләндерелгәннән соң 2 шахмат сыйныфы ачылган, алар заманча җиһазлар белән комплектланган. Бу секциягә малайлар һәм кызлар 6 яшьтән йөри ала.

«Гимнаст» спорт мәктәбенә язылырга ашыгыгыз!

Физик яктан көчле һәм интеллектуаль яктан акыллы, зур һәм дус спорт гаиләсенең бер өлеше булырга теләүчеләр өчен «Гимнаст» спорт мәктәбенең ишекләре һәрвакыт ачык! Ул Нариманов урамы, 55-а адресы буенча урнашкан, телефон 5-21-78.

Шахмат — уен гына түгел

Шахмат спортының нечкәлекләре белән таныш булмаган кешеләр өчен, дәресләр вакытында тәрбияләнүчеләрнең партияләр уйнап кына калмыйча, ә бер, ике, өч адымлы мат, дебютлар кебек интеллектуаль мәсьәләләрне дә хәл итүләре ачыш булачак. Чөнки фигураларның ничек хәрәкәт итүен белү генә җитми, партияләрне анализларга, тәртипләрне истә калдырырга өйрәнергә һәм даими рәвештә практика үтәргә кирәк. Һәм бала бөек шахматчы булмаса да, спорт мәктәбендә акыл дәресләре тормышның төрле хәлләрендә чагылыш табачак. Иң мөһиме — шахмат ярдәмендә читтән уйлау сәләтен үстерергә мөмкин.
1993 елдан бирле балалар белән шахмат бүлегенең I категорияле тренеры, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Илнур Шәмсетдинов шөгыльләнә. Аның сүзләренә караганда, заманча технологияләр вакытында хәзерге буынны аерып торучы берничә әйбер бар. Гаджетларның төрле төрләре еш кына логик фикерләүгә һәм, гомумән, өйдән чыгарга комачаулыйлар. Ләкин беренче дәресләрдән соң ук яшьләр кызыксыну күрсәтә башлыйлар. Ә тренер, укучыларның мөмкинлекләрен бәяләп, аларга дөрес курс бирә.
Спорт мәктәбендә шахмат секциясендә 8 төркем шөгыльләнә, алар яшь буенча категорияләргә бүленгән. Башта малайларга һәм кызларга шахмат тактасындагы фигураларның ничек йөрүен аңлаталар, ә аннан соң катлаулырак әйберләрне өйрәнә башлыйлар.

— Тактик күрү сәләтен үстерәбез, ике, өч, ун һәм хәтта унбиш адымга алга санарга өйрәнәбез. Күзаллауны үстерергә мәсьәләләр — этюдлар чишәргә өйрәнәбез. Монда, сүз уңаеннан, фантазияне эшкә җигәргә туры килә. Барлык белемнәрне ныгытып, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең бурыч нәтиҗә күрсәтү генә түгел, ә күнекмәләрне камилләштерү дә, — ди Илнур Рафик улы.

Шахматның балалар өчен файдасы

Уен стратегик фикерләүне, концентрацияне, хәтерне һәм игътибарны формалаштыра, карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеккә, шул исәптән алга таба өстенлекләр файдасына теге яки бу якын максатлардан баш тарту мөмкинлегенә дә өйрәтә. Атаклы совет педагогы Василий Сухомлинский: «Шахматтан башка акыл сәләтен һәм хәтерне тулы мәгънәдә тәрбияләүне күз алдына китереп булмый», — дип әйткән. Бу сүзләр генә түгел: тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу уен белән шөгыльләнүче балалар яхшырак укыйлар, яшьтәшләренә караганда оешканраклар һәм сабырлар.

Биредә спорт тормышы кайный!

Спорт акробатикасы һәм гимнастикасы буенча күнегүләр уза торган зал якты һәм иркен. Кызлар гимнастик костюмнар кигәннәр, чәчләрен, күнегүләр эшләгән вакытта комачауламасыннар өчен, пөхтә итеп җыеп куйганнар. Тәрбияләнүче кызлар ееләмдә иң яхшы акробатик элементларны күрсәтәләр, аларның һәрберсенә диярлек кулдашының ярдәме кирәк.

Балалар белән тәҗрибәле, квалификацияле тренерлар шөгыльләнә. Эшләгән еллар дәверендә алар күп санлы спортчылар тәрбияләгәннәр, алар арасында спорт мастерына кандидатлар да, үз остазлары эзләреннән китүчеләр дә бар. Алар билгеләп үткәнчә, акробатика белән шөгыльләнгәндә, малайларда һәм кызларда координация үсә, мускул корсеты формалаша, бу сөяк системасы үсешенә уңай йогынты ясый. Балаларның сын-гәүдәсе дөрес формалаша, сыгылмалылыкка һәм башка физик сыйфатларга ия була. Бу сыйфатлар алга таба көчле физик йөкләнеш белән бәйле башка спорт төрләрендә кирәк булырга мөмкин.

— Акробатика — ул көч, сыгылмалылык һәм дисциплина гына түгел, ә коллективизм хисе дә. Моннан тыш, кызлар акробатик элементларны кимчелексез башкарырга омтылып кына калмыйча, бер-берсе өчен нык борчылалар, чөнки алар икәү һәм өчәү эшлиләр, — дип аңлата Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, спорт акробатикасы бүлегенең I категорияле тренеры Светлана Силакова.

Бу бүлектә иң яшь тәрбияләнүчегә 5 яшь. Үзенең беренче дәресенә ул 4 яшендә килгән. Тренерлар сүзләренә караганда, мондый кечкенә яшьтә баланы спорт акробатикасына бирү — аеруча яхшы, чөнки бу спорт төре йөрәк мускулына, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, сөякләрне ныгыта һәм иммун системасының эшен яхшырта,
ә бу балачакта аеруча мөһим.

— Безнең өчен иң мөһиме — балаларның сәламәт булуы. Безгә дүрт яшьлекләр килгәч, без аларга шунда ук зур йөкләнеш бирмәскә тырышабыз, ягъни нәтиҗәгә әкрен, әмма дөрес барабыз. Иң авыры — балаларны үскән саен тотып калу, чөнки аларның яңа кызыксынулары барлыкка килә. Шуны аңларга кирәк, бу икенче мәктәп һәм биредә дә ялкауланырга ярамый. Кирәк, димәк, кирәк инде, — дип сөйли тренер-укытучы Алсу Җиһаншина.

Балалар белән тренер-укытучы Альбина Билалова да уңышлы шөгыльләнә. «Гимнаст» спорт мәктәбенә алар үз уку йортларындагы расписаниене исәпкә алып киләләр. Тәрбияләнүчеләр муниципаль ярышларда актив катнашалар һәм Татарстан беренчелегенә, республика дәрәҗәсендәге чемпионатларга баралар. Моннан тыш, яшь акробат кызлар ГТОның алтын билгеләренә ия.

Төз гәүдәле һәм искиткеч физик формага ия малайлар яшь акробат кызлардан калышмыйлар. Спорт снарядларында алар гимнастика трюкларын ипле камилләштерәләр. Әгәр күнегүне беренче тапкырдан камил башкарып булмый икән, һәр хәрәкәтне төгәл башкарырга тырышып өйрәнәләр. Гимнастика бүлегенең өлкән тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Фәрит Шәрәфетдинов гимнастиканың түземлек һәм сабырлык таләп итә торган катлаулы спорт төре булуын раслады. Малайлар белән шулай ук спорт гимнас­тикасы буенча тренер Никита Симонов шөгыльләнә.

— Спортчының беренче җитди нәтиҗәсе 5-6 ел шөгыльләнгәннән соң барлыкка килә. Балалар безнең спорт мәктәбенә килгәч, барысы белән дә бертигез эшләргә тырышабыз. Бер-ике елдан соң табигый аралау була. Шәһәр ярышларында гимнастлар шөгыльләнүнең беренче елыннан ук катнаша башлыйлар, ә дүрт ел шөгыльләнгәннән соң алар рес­публика ярышларында катнашалар, — ди Фәрит Гамир улы.

Без тренер белән сөйләшкән арада, аңарда тәрбияләнүчеләр бүрәнәләрдә сальто әйләнделәр һәм чираттагы күнегүләр өчен мускулларны җылыттылар. Һәр баланың диярлек гаиләде яхшы спорт үрнәге бар. Кемдер «Гимнаст»ка абыйсы әлеге секциягә йөргәнгә күрә килә, кемнедер әти-әнисе яздырган, чөнки үз баласында потенциал күргән, ә кайберләре үзләре теләк белдергән. Иң мөһиме, аларның берсе дә бу секцияне сайлаганына үкенми. Алда бик күп максатлар бар һәм моның өчен бары ялкаулыкка ирек бирмәү генә кирәк.

— Секциягә бишенче ел йөрибез. Без күп санлы күне­гү­ләр ясый беләбез, алар төрледән-төрле. Әлбәттә, барысы да берьюлы килеп чыкмады. Ләкин бу проблема түгел, иң мөһиме — омтылыш, теләк. Нәтиҗәгә ирешкәч, кичергән хисләрне сүз белән аңлатып бетереп булмый, — дип безнең белән уртаклашалар «Гимнаст» спорт мәктәбе укучылары Булат Гыймалетдинов, Артем Редюков, Антон Головач, Ярослав Баракин, Клим Королев.
Спорт гимнастикасы — дәрес­ләрне кечкенәдән башларга мөмкин булган һәм бу хуп­ланган спорт­ның бер төре. Тренировкалар баланың терәк-хәрәкәт аппаратына, координация сәләтенә тәэсир итә.

Балалар өчен гимнастика һәм акробатиканың файдасы

Гимнастика һәм акробатика терәк-хәрәкәт аппаратын үстерә, бу сын-гәүдәгә матур һәм дөрес формалашырга мөмкинлек бирә. Төп күнекмәләрне: сыгылмалылык, чыдамлык, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. Сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының эше яхшыра. Даими күнегүләр тәртипкә китерә һәм баланы оешкан, җаваплы, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Кечкенә укучылар эш сөючән һәм максатчан булалар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев