Герой кителе: Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен үзенчәлекле фотосессия булды
Чистайда «Геройлар әниләре, хатыннары, балалары» фотопроектын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре хуплады
Чистайда «Статус» үзәге базасында «Геройлар әниләре, хатыннары, балалары» бөтенроссия фотопроекты кысаларында дулкынландыргыч фотосессия булды. Анда балалары, ирләре, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм Ватанны яклап һәлак булучыларның әниләре, хатыннары, балалары катнашты.
Чистай районында бу эшне башлап йөрүче – «Офицерлар һәм хәрбиләрнең хатыннары берлеге» төбәкара иҗтимагый оешма активисты Эльвира Үзбәкова. Әлеге идея аның шәхси тәҗрибәсеннән туган.
«Мин үзем әлеге проектка башта катнашучы буларак килдем, аннары активлашып киттем, – дип сөйли Эльвира Альфред кызы. – Әлеге проект минем туган ягым Яңа Чишмә районында тормышка ашырылгач, без аны Татарстанның һәрбер районында оештырырга тырышабыз».
Ярдәм сизәләр, горурланалар
Әлеге проектта Чистай районыннан 50 дән артык гаилә катнаша. Алар арасында Махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Сергеевның тормыш иптәше Светлана Анатольевна да бар. Ул Эльвира Үзбәковага Чистай районында фоторәсемнәр булдыруда актив ярдәм иткән. Элек таныш булмауларына карамастан, әлеге ханымнар бер максатта берләшкәннәр.
«Әлеге проектта катнашу – иремнең авыр хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм көчле рухлы булуы белән горурлану ул, – дип билгеләп үтте Светлана Анатольевна. – Аның кителен кигәндә мин югалтуымны гына түгел, аның ярдәмен дә тоям. Бу аның янәшәмдә булуының, ныклыгының бер кисәкчеге сыман. Александр кебек батырларыбыз турында истәлек безнең йөрәкләрдә генә сакланмыйча, бар кешегә дә күрсәтелсен иде. Ул һәрвакыт гаиләбезнең дә, Ватаныбызның да чын сакчысы булды. Әлеге проект бар дөньяга иремнең герой булуын, аның батырлыгы үлемсез булуын әйтергә мөмкинлек бирә.
Кече лейтенант Александр Сергеев мобилизация буенча хезмәткә чакырыла. Ул күрсәткән батырлыгы, үз-үзен аямавы өчен Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Фотосессияне фотографлар-волонтерлар Адилә Вәлиева һәм Светлана Гарипова бушлай үткәрделәр.
«Без мәрхәмәтле йөрәкләре өчен аларга бик рәхмәтле», – дип билгеләп үтә оештыручы.
Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып «Геройлар хатыннары» рәсми төркемендә портретларның виртуаль күргәзмәсе булачак.
Эльвира Үзбәкова сүзләренә караганда – аларның максатлары матур фоторәсемнәр ясау гына түгел, ә ханымнарга ярдәмне сиздерү һәм алар белән горурлыкларын, шул ук вакытта күңел яраларын уртаклашу да.
«Мин Чистай районының кыю ханымнары бездән үзләренә кирәкле таянычны таба алырлар дип ышанам», – дип сүзен төгәлләде ул.
«Хатын-кыз җилкәсендә ирләр кителе – бик тирән образ»
Проектның асылы – символының көчендә. Проектта катнашучылар үзләренең якыннарының хәрби кительләрен киеп төштеләр. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге образ якын кешеңнең җылысын, аерылышу сагышын һәм чиксез горурлыкны берләштерә.
«Ватаныбызны саклаучыларга бу безнең гомуми хөрмәтебез һәм мәхәббәтебез, – дип аңлата Эльвира Альфред кызы. – Үз геройлары инде бервакытта да кайта алмаган гаиләләр өчен бу проект аерым әһәмияткә ия. Бу: «Минем улым, минем ирем, минем әтием – ГЕРОЙ» дип белдерү мөмкинлеге. Бу мәхәббәтнең үлемнән көчлерәк икәнен әйтү ысулы».
«Геройлар әниләре, хатыннары, балалары» фотопроекты Татарстан Республикасында 2022 елда «Офицерлар хатыннары берлеге» төбәк бүлеге президенты Оксана Бородина тырышлыгы белән җәелдерелде. Татарстан Россиядә әлеге мөһим башлангычны тормышка ашыручы икенче төбәк булды. Проектны Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Чирмешән районнары, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре күтәреп алды. Казан шәһәрендә дә даими фотосессияләр үтә.
Г. Хәйруллина фоторепортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев