Җәмгыять

Дүрт резидент «Яшел үзән» аерым икътисади зона проектларын гамәлгә ашыра башлады

Зәй районында Россия Хөкүмәте ярдәмендә 2025 елда биотехнологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Яшел үзән» махсус икътисади зона булдырылды

Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясендә дүрт резидентның үз территорияләрендә үз проектларын гамәлгә ашыра башлавы турында хәбәр иттеләр.

 

Әлеге проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 7 млрд сумнан артып китәчәк.

 

Гомумән алганда, узган елда республиканың махсус икътисади зоналарына 22 яңа резидент килде. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 365 млрд сумнан артып китте, 12,5 меңнән артык эш урыны булдырылды.

 

Министрлыкта шулай ук резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына якынча 7 сум шәхси инвестиция туры килүен билгеләп үттеләр.

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев