Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар Наро-Фоминск шәһәрендә хезмәт итүче якташлары янына бардылар

Хәрби частьтә якташ солдатлар белән очрашу күркәм гадәткә әверелде

Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәрләре тугандаш дисәк тә була. Бүгенге көндә Кантемиров дивизиясендә 26 якташыбыз ашыгыч хезмәт үтә.

Гадәткә кергәнчә, Чистай районы делегациясе Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә ел саен Наро-Фоминск шәһәренә һәм 4нче танк Кантемиров дивизиясенең шефлыкка алынган хәрби частена бара. Күптән түгел чираттагы сәфәр булды.

Туган йортыннан еракта булганнар якташны очрату туганыңны очратуга тиң булуны беләләр. Бу юлы егетләр дә шундый хисләр кичергәндер, мөгаен. Бүләкләр һәм тәмле милли ризыклардан кала, Чистайдан кунаклар тагын бер күңелле сюрприз әзерләгәннәр: берничә солдатның әти-әнисе дә хәрби частькә килде.

– Без һәрвакыт балаларыбыз белән булдык. Егетләребезнең ашыгыч хезмәтне ничек үтүләре белән таныштык. Бары уңай тәэсирләр генә алдык, барыбыз да солдатларның шундый яхшы шартларда хезмәт итүләренә сөендек. Ата-аналар өчен балаларының яхшы туклануы мөһим, шуңа күрә моңа аеруча игътибар юнәлттек. Мәсәлән, төшке аш вакытында солдатларның өчәр төрле ризыктан сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Дини һәм милли өстенлекләр дә исәпкә алына. Бу үрнәк хәрби часть, анда ир-егетләр өчен барлык шартлар да тудырылган, – диләр солдатларның әти-әниләре.

Наро-Фоминск һәм Чистай 2012 елдан бирле тугандаш шәһәрләр булып тора. Шул вакыттан алып Чистай районы һәм Кантемиров гвардия танк дивизиясе арасында ныклы дуслык элемтәләре барлыкка килде. Ике яклы килешү нигезендә безнең районнан егетләр ашыгыч хезмәтне максатчан рәвештә үтү өчен элиталы дивизиягә чакырыла.

Чистай егетләре өчен Татар ашлары көнен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Хәрбиләрне бер полкның ашханәсенә җыйдылар. Аларны милли татлы ризыклар белән сыйладылар.

– Ни кызганыч, күп кенә солдатлар кыр шартларындагы лагерьларда иде һәм алар безнең белән күрешә алмады. Ләкин иганәчеләр ярдәмендә сатып алынган бүләкләрне без барысы өчен дә алып бардык. Шулай итеп, һәркем туган җиребездән җылылык ала алды. Безнең егетләр белән хезмәт итүче татарстанлылар бәйрәмгә кушылдылар. Барысы да бик канәгать калды, – дип сөйли Михаил Ксенофонтов.
Егетләр туган йортлары, якыннары һәм дуслары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә делегация әгъзалары шәһәрдә булган яңалыклар турында сөйләделәр.

Керәшен милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Алексей Ефимов яшь сугышчыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Кантемиров дивизиясе музеена керәшен теленә тәрҗемә ителгән Псалтирь һәм Инҗилне тапшырды.

Чистай районы делегациясе хәрби частьтәге якташларының хәлләрен белеп кенә калмады, ә тугандаш шәһәрнең мөһим вакыйгасын да уртаклашты.

– Бу ел Наро-Фоминск халкы өчен тарихка кереп калачак. Белгечләр тикшеренүләр үткәргәннәр, шуннан соң шәһәргә 394 ел булуы ачыкланган. Киләсе ел юбилей елы булачак, – дип билгеләп үтте Чистай шәһәре башлыгы урынбасары.

Наро-Фоминск шәһәренең дистәдән артык тугандаш шәһәре бар. Барлык кунакларны Наро-Фоминск шәһәр округы башлыгы Роман Шамнэ каршы алды.

Делегация вәкилләре сәяхәт тәэсирләре белән генә түгел, тәҗрибә белән дә уртаклаштылар.

Михаил Ксенофонтов билгеләп үткәнчә, Наро-Фоминск шәһәре Чистай белән бер үк темпта үсеш ала.

– Үзебез өчен күп яңалык алдык. Ачык һавада китапханә кызыксыну уятты. Узган ел анда амфитеатр белән «Патриот» паркы барлыкка килде. Даими эшләп торган зур экранда Ватан үсешенә зур өлеш керткән геройлар күрсәтелә. Тугандаш Наро-Фоминск шәһәре –сугышчы, эшче шәһәр! Анда 68 хәрби часть урнашкан. Бу Мәскәүгә капка, ул ышанычлы ябык, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Михаил Ксенофонтов.
Наро-Фоминскида сугыш һәркемгә кагылган, шуңа күрә йортларда һәм урамнарда патриотик рух хөкем сөрә. Җирле халык сугышта һәлак булган сугышчылар турындагы хәтерне саклый. Шәһәрнең ике урамы Латыш геройлары хөрмәтенә Рижская һәм Латышская дип аталган. Бер урам эшче-крестьян Кызыл Армиясе сержанты, болгарияле Огнян Найдов-Железов хөрмәтенә аталган.

Безнең делегация ел саен бу шәһәргә килсә дә, тәэсирләр һәрвакыт төрле була. Аларны бер нәрсә
берләштерә: алар һәрвакыт уңай һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган. Михаил Ксенофонтов Чистайга безнең егетләр хезмәт иткән Кантемиров дивизиясенең Ямполь полкыннан флаг алып кайтты. Шушы көннәрдә ул аны «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасына тапшырачак.

– Татарстанлылар һәрвакыт лаеклы хезмәт итүләре, хәрби бурычларын үтәүгә намуслы караулары белән аерылып торалар. Барлык ир-егетләребезгә үзләрен хезмәттә яхшы яктан гына күрсәтүләрен, аларны түземсезлек белән көткән әти-әниләре янына кайтуларын телим, – дип йомгак ясады Михаил Ксенофонтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев