Бу хәйрия акциясендә Минач Гыйматдинов өченче ел рәттән катнаша
Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында яшәүче пенсионер Минач Гыйматдинов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә янә шактый финанс ярдәме күрсәтте. Бу юлы ул үзенең пенсия акчаларыннан җыелган 100 000 сум акча күчерде.
Бу хәйрия акциясендә Минач Гыйматдинов өченче ел рәттән катнаша. Моңа кадәр дә ул шулай ук сугышчыларга ярдәм итүгә 100әр мең сум юнәлдергән.
Пенсионер ассызыклаганча, бөтен сумма бары тик аның шәхси акчаларыннан гына, нинди дә булса чит ярдәм җәлеп итмичә җыелган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев