Яңа өйләнешкән пар ЗАГСта үткән никахлашу тантанасыннан соң сайлау участогына юл тотты
Бүген — ил Президентын сайлауның өченче, соңгы көне. Чистайлылар тавыш бирүдә актив катнашалар. Алар арасында Ильичевлар гаиләсе дә бар. Яңа өйләнешкән пар үз сайлау участогына Чистай ЗАГСында никахлашу тантанасыннан соң ук килде. Туй көнендә сайлау участогына бару яшь гаиләнең уртак һәм бертавыштан кабул ителгән карары.
— Бу көн безнең өчен гаилә кору белән генә түгел, ә ил тарихында мөһим дата — Россия Президентын сайлау белән дә билгеләп үтелә. Без илнең һәр кешесе үз гражданлык бурычын үтәргә һәм тавыш бирүдә катнашырга, үз сайлавын ясарга, илнең киләчәгенә, димәк, һәр кешенең киләчәгенә битараф калмаска тиеш дип саныйбыз, — дип билгеләп үттеләр Юлия һәм Вячеслав Ильичевлар.
Бу көнне яңа өйләнешкән пар туганнарыннан һәм якыннарыннан гына түгел, ә үз участокларының сайлау комиссиясе әгъзаларыннан да котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, районда 59 сайлау участогы ачык, шуларның 25е — шәһәрдә, 34е авыл җирлегендә эшли.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев