Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда мопед һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

...

Чистайда мопед һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария узган якшәмбедә кич белән килеп чыккан.

Алдан билгеле булганча, Daewoo автомобилен йөртүче Курченко урамы буйлап Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан Гафури урамына таба хәрәкәт итеп, каршы як полосага чыга һәм мопед белән бәрелешә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә 25 яшьлек мопед хуҗасы сул як бот сөяге сынып, Чистай үзәк дәваханәсенә китерелә. Шулай ук мопедта утырган 21 яшьлек пассажир кыз зыян күрә. Аны да бот сөягенең өске өлеше сыну сәбәпле медицина учреждениесенә салалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев