Чистайда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды
Җәмгыять

Чистайда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды

...

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үткәргән милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында Яуширмә авыл җирлегендә миграция хезмәтен оештыру, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту темаларын кузгаттылар, Чис­тай мөхтәсибәтенең һәм благочинийның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә нәтиҗә ясадылар.

Иң мөһим аспектларның берсе — яшьләр белән эш

Чистай мөхтәсибәтенең 2023 елның беренче яртыеллыгы эшенә нәтиҗәләрне Чис­тай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов хәбәр итте. Шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә дә уку процессы актив рәвештә бара, аз керемлеләр һәм өлкәннәр өчен «Социаль ашханә», балалар белән эш алып баручы «Ир-егетләр лабораториясе», үсмер кызлар белән эшләүче «Ягез әле, кызлар!» проектлары тормышка ашырыла. Шәһәребездә «Фатиха» исемле мәчет һәм Йолдыз поселогында мәчет төзелеп килә.

— Уку процессында мөх­тәси­бәттә 50 укытучы, 600 шәкерт җәлеп ителде. Мәчетләрдә көндәлек укулардан тыш, Ислам үзәгендә күп бала тәрбияләүче әти-әниләр өчен «Әни, миңа ислам турында сөй­лә әле» лекцияләре сериясе, гаилә парлары өчен «Мөселман гаиләсе модуле», «Рухи үсештә мөселман юлы» лекторийлары һәм башкалар үткәрелде, — диде Мөхәммәт хәзрәт.

Март аенда Мөселманнар берлеге белән мөселман спектакле Ракуго — бер артист теат­ры оештырылды. Анда рәхмәтле булу, тәкъвалык, Аллаһы Тәгаләне ярату темалары яктыртылды.

Аз керемле гаиләләргә ярдәм итәләр

Чистай благочиниесында яшьләр белән эшкә күп вакыт бирелә. Даими нигездә яшьләр, мәктәп укучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләр алып барыла.
Гыйбадәт кылу эшчәнлеген­нән тыш миссионерлык, социаль, белем бирү, мәгълүмат бүлекләрендә эш алып барыла.
Картлар йортында рухи азык бирүче, шулай ук медицина учреждениеләрендә пациентларга ярдәм итү буенча уртак эшләр оештырыла. Гуманитар ярдәм тарату өлкәсендә социаль учреждениеләр белән тыгыз элемтә урнаштырылган.

— Даими рәвештә Чистай Выселкасында Изге Троица храмы мәхәлләсендә күп балалы, аз керемле гаиләләргә әйберләр, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән хәйрия ярдәме күрсәтелә. Әйберләр складлары активистлары еш кына ярдәм күрсәтүче «Казан әниләре», «Альпари» һәм башка хәйрия фондлары белән хезмәттәшлек итәләр. Шулай ук Чистай благочиниесенең социаль бүлеге белән Чистай районы авылларында күчмә гуманитар акцияләр үткәрелә, — дип сөйләде Чистай районы благочинные Симеон Махортов.
2018 елның октябреннән шәһәрдә Сергий Радонежский мәхәлләсендә хәйрия гуманитар склады эшли. Мәхәллә хезмәткәрләре ай саен торак пунктларга иң кирәкле әйберләрне җибәрү буенча акцияләр үткәрәләр. Бер ел эчендә адреслы ярдәмне 1000 кеше алган.

Сергий Радонежский мәхәл­­лә­се халыкны соцаль яклау бүлеге белән актив хезмәттәш­лек итә. Иерей Тимофей Маташов һәм мәхәллә активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.

Миграция исәбеннән 567 чит ил гражданины алынган

Узган ел белән чагыштырганда миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар 2023 елның 5 аенда узган елның шул чоры белән чагышырганда 569 кешедән 637 кешегә кадәр арткан. Район территориясендә булган мигрантларның төп өле­шен БДБдә катнашкан дәүләт гражданнары били. Иң күп килүче чит ил кешеләре Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Белоруссиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төркмәнстаннан, Әзербайҗаннан.

— Чит ил гражданнары Рос­сиягә эш буенча, кунакка, әти-әниләре, туганнары янына һәм даими яшәү өчен дә киләләр. Исәп-хисап чорында исәптән 567 мигрант төшерелде. Ягъни килгән чит ил кешеләре саны китүчеләр белән ком­пен­сацияләнде. Шәһәрдә яшәүчеләр саны үзгәр­мә­де, — дип хәбәр итте Россия эчке эшләр министрлы­гы­ның Чис­тай районында миграцион исәпкә алу бүлеге начальнигы Светлана Ягуданова.

2023 елда ялган теркәүнең 4 факты ачыкланган, шулар­ның 2се авыл җирендә. Моңар­­дан тыш, Татарстан тер­­ри­ториясендә яшәүче 23 граж­­данинга РФ эчке эшләр ми­нистр­лыгының Чистай райо­ны буенча миграция эш­ләре бүлеге тарафыннан адми­нист­ратив хокук
бозулар һәм Рос­сия­дә булу сроклары бозылу сәбәпле, керү ябылу турында карар кабул ителде.

Биш милләт вәкилләре дус-тату яшиләр

Яуширмәдә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева сөйләде. Аның якташлары өчен иң кыйм­мәтле нәрсә булып барлык милләт вәкилләренең дә тыныч, дус булып яшәве тора. Яуширмә авылында 485 кеше яши, аларның 458е татар, 2 рус, 3 таҗик, 2 әрмән гаиләләре, 2 үзбәк. Алар барысы да бер-берсенең гореф-гадәтләренә зур хөрмәт белән карыйлар.

— Авылда гомуми белем бирү мәктәбе эшләп килә, анда 26 укучы белем ала, алар арасында төрле милләт вәкилләре бар: биш таҗик, ике рус милләтеннән, ә дәресләр татар телендә алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән экстремизм идеяләрен кисәтү, аларны республикабызның милли һәм рухи кыйммәтләренә тарту буенча эшләр алып барыла, — дип билгеләп үтте Лилия Рәис кызы.

Авыл җирлегендә мигра­цион хәл тотрыклы һәм конт­рольдә тора дип бәяләнә. Төр­ле милләт вәкилләре күп еллардан бирле бер авыл җир­легендә дус, килешеп яшиләр. Милләтара, социаль киеренкелек сизелми.
Очрашу азагында җыелу­чы­лар 2022 елның икенче яртыеллыгына милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча эш планын расладылар.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев