Чистайда яр буе тагын да зуррак булачак!
Җәмгыять

Чистайда яр буе тагын да зуррак булачак!

Яңа зоналар төзү дәвам итә

Чистайлылар Чулман елгасының кайчандыр ташландык хәлгә килгән яр буеның уңайлы зонага әверелүенә шат.
Быел яр буенда төзелешнең икенче чиратын тәмамлау — күргәзмә зонасын төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта анда балалар өчен функциональ мәйданчыклар урнаштырылган, кояштан саклану өчен күләгә тудыручы түбәләр, суга керү өчен понтоннар, кояш ванналарын кабул итү өчен ятаклар каралган. Проект концепциясе шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып һәм шәһәрдәге ял зонасында тарих, заманча архитектура һәм технологик хәл итүләр элемтәсен торгызу бурычыннан чыгып эшләнгән.
«Наречье» яр буе чистай­лы­ларның һәм шәһәр кунак­ларының яраткан ял итү урыны булып тора. Монда еш кына кечкенә балалары булган гаиләләрне очратырга мөмкин. Чулпан Хамматова бирегә улы һәм кызы белән килә.

— Миңа яңартылган яр буе ошый. Без анда балалар белән еш йөрибез, — дип уртаклаша Чулпан. — Әмма кич утырулардан соң күп чүп-чар калуы, ятакларны ватулары, аларны сызгалап-бозгалап бетерүләре күңелне төшерә. Күп еллар дәвамында бу ял итү урынының күзләрне сөендерүен, чистайлыларны һәм шәһәр кунак­ларын җәлеп итү ноктасына әверелгән, яңартылган яр буена кешеләрнең сакчыл каравын телим.
#Blogchistopol балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе җитәкчесе Эллана Хөснетдинова яр буе тиздән тагын да кызык­лырак булачак дип ышана һәм халыкны аны киләсе буыннар өчен саклап калырга чакыра.

— «Наречье» яңа яр буе — искиткеч урын, аны без блогерлар/фотографлар белән яратабыз. Ул төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү урыны да, фотосессияләр өчен дә менә дигән урын. Биредә Чулман өстендә кояш баюына һәм таң атуына сок­ланып карарга мөмкин. Узган елның көзендә, яр буенда йөрү мөмкинлеге ачылгач, без аның барлык уңай якларын бәяләдек. Бу урынны төсләр, фактуралар һәм ландшафтлар комбинациясеннән чыгып, гармониялелек күзлегеннән бәяләүчеләр күп түгелдер дип уйлыйм. Ә без — эстетлар — бу яктан бик таләпчән. Безгә мондый мәйданчык күптән кирәк иде. Без аның планы, төзелеше буенча фикер алышуда һәм тавыш бирү стадиясендә актив катнаштык. Ә хәзер чистайлыларның сакчыл булуларын һәм яңа яр буеннан сак файдалануларын үтенәбез! — дип йомгак ясады Эллана.

Быел «Наречье» яр буе ТРда төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә җиңүче булды. Тавыш бирү «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында узды. Аның нәтиҗәләре буенча 2024 елда яңартуга өстенлекле парк­лар һәм ишегаллары исемлеге формалаштырылды. Мәсәлән, Чулман елгасының «Наречье» шәһәр яр буе өчен 5 мең 246 кеше тавыш биргән. Шулай итеп, җәмәгать киңлеге җиңүчеләр исемлегенә керде! Димәк, яңа зоналар төзү киләсе елда да дәвам итәчәк.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев