Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында санитар-эпидемиологик хәл муниципалитет киңәшмәсендә тикшерелде

Чистай муниципалитетында аппарат киңәшмәнең төп темалары санитар-эпидемио­логик хәл, агросәнәгать комплексында эшләр торышы һәм оператив вәзгыять булды. Аны Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Гомумйогышлы авыруларның кимүе күзәтелә

Муниципаль район территориясендә 1 яртыеллыкка санитар-эпидемиологик хәл торышы турында кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буен­ча Федераль хезмәт идарәсенең ТР буенча территориаль бүлек начальнигы Флюра Хәйруллина хәбәр итте. Чис­тай районы территориясендә беренче яртыеллыкка санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы дип бәяләнә. Төркемле, тиз таралып китүчән авырулар теркәлмәгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда гомумйогышлы авыруларның 29,2 процентка кимүе күзәтелә. Әмма кискен эчәк, туберкулез, ОРВИ, микроспора, чәчәк авыруы, гонококк инфекция, эренле септик инфекция авырулары күбәйгән. ВИЧ инфекция, пневмония, ковид, тимрәү, геморрагик бизгәк һәм ана карынында инфекция авырулары азаюы билгеләп үтелде.

Игенчеләр сабан бодаен һәм бәрәңгене җыю эшләренә керештеләр

Агросәнәгать комплексында эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек комплексы идарәсе начальнигы Александр Ромадановский мәгълүмат белән чыкты. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 338 тонна сөт җитештерелде. Гомуми 6 миллион 933 сумга 321 тонна сөт сатылды. Сату бәясе узган атнадагы кебек сакланды һәм 21 сум 60 тиен тәшкил итте.

Мөгезле эре терлек санын арттыру буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 37 бозау алынган.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү буенча эшләр бара. 6050 тонна печән (план 20 процентка арттырып үтәлде), 18900 тонна сенаж (планга карата 50 процентка) әзерләнде.
Узган атнада игенчеләр бөртекле культураларны җыюга керештеләр, 400 гектарда сабан бодае җыеп алынган, 1135 тонна бөртек суктырылган. Уртача уңдырышлык — 28, гектарыннан 4 центнер тәшкил итә. Шулай ук 11 гектар иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге алынган, 413 тонна казылган. Уңдырышлык бер гектардан 375 центнер тәшкил итә.

Өч машина йөртүче исерек хәлдә тотылды

Оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте.

Бер атна эчендә җинаятьләр турында 9 хәбәр керде. Сводкада — 2 урлау. Мошенниклыкның 4 факты, транспорт белән исерек хәлдә кабат идарә итүнең һәм административ күзәтчелекне бозуның, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең берәр факты теркәлгән. 21 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 1 кеше һәлак булган, 6 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 214, исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 3 кеше тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев