Чистай районында «Лада» һәм Kia бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган
Авария көндез Казан-Оренбург трассасында килеп чыккан. Чит ил машинасы каршы як полосага чыккан
Казан-Оренбург автоюлының 115нче километрында ике кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Kia Soul автомобиле каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасын йөртүче һәлакәт урынында вафат булган. «Лада» автомобиле пассажиры авыр җәрәхәтләр алган һәм медицина учреждениесенә барганда ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.
Прокуратура фаҗига шартларын тикшерүне оештырды. Ведомство процессуаль гамәлләр барышын контрольдә тота.
ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев