Чистай районында Килевка елгасы ял итү өчен яраклы түгел
Җәмгыять

Чистай районында Килевка елгасы ял итү өчен яраклы түгел

Канализация суларыннан килгән яман ис сулыкны ял итү өчен яраксыз итте. Эш шунда, чистарту корылмаларының зур күләмдәге юынтык суларны чистартырга көче җитми. Шулай, Килевка елгасы үзенең табигый матурлыгын, туристларны югалта.

Елга XVIII гасырның тарихи карталары һәм планнары буенча билгеле. Ул вакытта сулык Жукотинка дип аталган. Нәкъ менә шушы елга исеме буенча монда кайчандыр XIV гасыр елъязмаларында искә алынган Жукотин — Җүкә Тау шәһәре булганлыгы ачыкланган. Ягъни елга бөтен дөньяга билгеле федераль әһәмияттәге һәйкәл территориясе буйлап ага. Әмма хәзер җирлекнең туристларны җәлеп итәрлек булуы турында сөйлисе дә юк.

Бу экологик проблемадан читтә калу мөмкин түгел, дип саный җәмәгатьчелек вәкиле Чулпан Сөләйманова.

— Элек елгада җәен балыгы, жумба бар иде, ә хәзер бу су түгел, ә тоташ этанол. Җәй уртасында, эссе көннәр килгәч, монда бөтенләй шыксыз булачак, — ди ризасызлык белдереп Чистай районының битараф булмаган кешесе Чулпан Габдрахман кызы. — Берничә ел рәттән җәмәгатьчелек су каналының чистарту корылмалары турындагы мәсьәләне күтәрә. Хәзер хәл тагын да мөшкелрәк, елга яраксыз хәлгә килә, сазлыкка әверелә.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итүче оешма мөмкин булганча әлеге проблеманы хәл итүгә финанс чаралар бүлеп бирә.

— Предприятие фильтрларны алыштырды, чистарту корылмаларының биологиясен үзгәртте. Өстәвенә, сыра кайнату заводы үзенең локаль чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрде, шуңа бәйле рәвештә әлеге участокта хәл яхшырды. Ләкин бу гына җитми, — ди Павел Борисович. — Төп проблема шунда, Чистай су каналы — шәхси оешма һәм чистарту корылмаларын үзгәртеп төзекләндерүгә без бюджет акчаларын җәлеп итә алмыйбыз.

Килевка елгасын чираттагы тапкыр ТР Экология министрлыгы, муниципаль район һәм авыл җирлеге хакимиятләре вәкилләре тикшерә. Алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышалар. Сүз чистарту корылмаларын үзгәртеп төзекләндерү кирәклеге турында гына түгел, ә Килевка елгасының тарихын һәм элекке данын саклап калу өчен аның төбен тирәнәйтү һәм үзәнен чистарту проектын вакытында эшләү турында да бара.

— Экология министрлыгы аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорарга ниятлибез. Без чигенергә җыенмыйбыз, югыйсә бер-ике елдан соң монда бернәрсә дә калмаячак. Хәзер эшләргә кирәк! Текә Тау поселогында, Данауровка авылында яшәүчеләр һәм чистайлылар елганың киләчәк язмышы турында мәгълүмат көтәләр, — дип йомгак ясады Чулпан Сөләйманова.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев