Чистай районы Яуширмә авылында үзләренең хезмәте белән дан тоткан хезмәт ияләренә багышланган чара узды
...
Гомер-гомергә авыллар хөрмәтле, уңган-булган кешеләре белән дан казанган, тирә-якка үрнәк булып торган. Авыл халкының яшәү принцибы – тормышның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрү, яраткан кешеләренең кадерен белеп, ярдәмләшеп гомер итү. Һәркем үзенә шушындый яшәү рәвешен сайласын иде!
Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур, хөрмәтле кешеләре бар. Безнең Яуширмә авылында да төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән якты эз калдыра торган авылдашларыбыз бар. Яуширмә авылының Мәдәният йортында мәдәният җитәкчесе Наилә Сибгатуллина белән берлектә, «Һәркемне хәтерлибез!» проекты кысаларында, без зур дулкынлану белән үзебез яшәгән җирлектәге үз эшләренең чын осталары булган хезмәт алдынгылары катнашында «Кеше хезмәте белән матур» дигән очрашу үткәрдек. Бәйрәмебез үзләренең хезмәте белән дан тоткан, дәүләтебез тарафынан югары бәяләнгән хезмәт кешеләренә багышланды.
Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр, чөнки алар халыкка һәм җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргән. Барлык эшләрдә дә, мәҗлесләрне уздырганда да, аларны түр башына утыртып, аларның йөзләренә генә карап, авызларыннан чыккан алтынга тиң булган сүзләрне тыңлап, тормышка ашырганнар.
«Хезмәтне яраткан кеше генә олы хөрмәткә лаек» дигән халык мәкале бар. Чыннан да, хезмәте белән бөек һәм данлыклы кеше! Тырыш хезмәт куеп, теләсә кайсы һөнәргә, эшкә мәхәббәт белән күренекле нәтиҗәләргә ирешеп була.
Балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәре – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.
Сәхнәбез түренә күп еллар балалар бакчасында тәрбияче, аннан соң бакча мөдире, авыл халкы тәкъдиме белән авыл Советы рәисе ярдәмчесе һәм ветераннар советы рәисе булып эшләгән, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән Халисә Сираҗетдинованы чакырдык. Үз эшенә тугры калып, намуслы хезмәт иткән һәм авыл иминлеге өчен бүгенгесе көндә дә янып-көеп йөри торган Халисә апага без бик рәхмәтле. Кирәкле урында үзенең төпле киңәшен биреп, ул һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша.
Күп еллар «Карлыгач» балалар бакчасында эшләгән, һәр баланың икенче әнисенә әйләнгән, «Профессиональлеге һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән Резидә Сафина да олы хөрмәткә лаек ханым. Бер авылда яшәгәнгә без аларның халык арасында абруйлы кешеләр икәнен беләбез һәм чын күңелдән хөрмәт итәбез. Резидә Зәки кызы күп еллар каенана һәм каената белән бер йортта гомер кичерә. Сәхнәгә каенанасы чыгып, килене турында бары яхшы, мактау сүзләре генә әйтеп үзенең рәхмәтен җиткерде.
Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Әйе, бик дөрес сүзләр. Мәктәп, клуб, китапханә тормышында актив катнашып, югары бәяләнгән укучыларыбыз да бар. 4нче сыйныф укучысы Аяз Сибгатуллин белән 6нчы сыйныф укучысы Камилә Галиева Г. Тукайның 140 еллыгына багышланган шигырь конкурсында катнашып, Мактау кәгазенә ия булдылар. Аларны да сәхнә түренә чакырып, кечкенә булса да бүләгебезне тапшырдык. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр. Укучыларыбыз балалар бакчасыннан, мәктәптән шулай мактаулы булсалар киләчәктә дә зур дәрәҗәләргә ирешерләр Аллаһ теләсә.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Яуширмә мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Очрашуда аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен искә алдык.
Тормыш дигән олы юллар буйлап,
Адаштырмый бару өчен әйдәп
Барысын туплап бирә мәктәп.
Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,
Еллар узган, күпме таң аткан.
Туганда ук, табигать үк Сезне,
Ахры, укытучы итеп яраткан.
Әйе, бу сүзләр турыдантуры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Яуширмә авылында бик күп еллар укытучы булып эшләгән, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән Әминә Хатыйповага, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесенә ия булган Рәмзия Мостафинага, «Халык мәгарифе отличнигы» Инария Сәхабетдиновага туры килә. Шушы остазлардан кеше тормышының кыйммәте – кешеләргә яхшылык китерүдән гыйбарәт, үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә яшәргә, шул чакта гына тормыш юлында очраган кешеләрнең хәтерендә эзең калыр, – дигән сүзләрне аңлатып бирүләрен сорадык. Тәҗрибәле мөгалимнәрнең җаваплары да төпле булды. Мәктәпкә беренче мәртәбә эшкә килгән, коллегаларының ярдәмнәрен тоеп, авыр чакларда бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән яшьлек елларын искә алуларын тыңлау тамашачылар өчен бик кызыклы булды.
Дөрес сайлаган һөнәр, хезмәт төре яшәү чыганагы гына түгел, ул кешегә шатлык китерә, рухи канәгатьләнү, күңел күтәренкелеге тудыра. Очрашу барышында үз максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын, үз бәхетләрен тапкан кешеләргә сүз бирелде. Сәхнәгә үзләренең һөнәрләренә тугры калган, олы хөрмәткә лаек укытучыларыбызны: «Милләт горурлыгы-2025» һәм «ТРның Атказанган укытучысы» – Лилия Фәсхетдинованы, «Мактаулы остаз» билгесе иясе – Фәридә Гобәйдуллинаны, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» һәм «Мәгариф отличнигы» Алмаз Минһаҗевны чакырдык.
«Укытучы булу теләге сездә кайчан туды?» – дигән сорауга төгәл дә, шаян да җаваплар тамашачылар күңеленә хуш килде.
Лилия Марсель кызы турында бик күп сөйләргә була. Ул беркайчан да тиктормас, гел эзләнер, кайчан гына барысына өлгереп бетәдер. Төрле конкурсларда үзе дә катнаша, балаларны да әзерләп кенә калмый, дәрәҗәле урыннар да алуны максат итеп куя.
Үз тормышыбызны, үз бәхетебезне без үзебез булдырырга тиеш, ә бәхет – үз эшебез белән кешеләргә шатлык китерү, кирәкле кеше булу. Кеше хезмәте белән бөек. Элек-электән кешеләр аңа зур әһәмият бирәләр иде. Гади, намуслы хезмәт ияләре һәрвакыт якты, ягъни күңелләре саф, эчкерсез, ачыктан-ачык. Хезмәт кешегә ләззәт бирә, аны матурлый. Ә крестьян хезмәте инде табигать белән кушыла. Икмәктән башка тормыш юк. Ә авыл халкының төп шөгеле – игенчелек һәм терлекчелек. Бу ике тармакта да чын фидакарьләр эшли. Аларның күпчелеге елның һәр 365 көнен хезмәттә үткәрә дисәк тә ялгыш булмас. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше генә үзен иң бәхетле кеше дип саный ала торгандыр.
Бәйрәм көнендә тырыш хезмәтләре өчен Сибгатуллиннарга, Камаловага, Әгьзамовка олы рәхмәтләребезне җиткердек. Аларга һәм гаиләләренә нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре теләдек.
Һөнәр сайлау, миңа калса, язмыш сайлауга тиң. Ул сиңа шатлык китерергә, син аннан ләззәт алырга тиеш. Үзең генә ләззәт алу да аз, чын оста, чын кеше булыр өчен, син үз эшең белән башкаларны да бәхетле итәргә бурычлы, менә шул вакытта син зур хөрмәткә лаек буласың. «Хезмәте барның – хөрмәте бар», - дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Югарыда әйтелгәнчә, авырлыклардан курыкмыйча, эш яраткан, кулыннан эш килгән кешене бар да хөрмәт итә. Андый кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була.
Бүген дә без көчләрен кызганмыйча, туган як һәм туган ил иминлеге өчен намуслы хезмәт иткән һәркемгә батырлык һәм хезмәт, батырлык һәм кыюлык өчен рәхмәтле. Бүгенгесе көндә авылыбызда Әфганстан, Чечня, Дагестан сугышларында, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз бар, алар да дәүләтебез тарафыннан төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән. Һәрбарчасына исәнлек-саулык, ә безнең арабыздан бакыйлыкка күчкәннәргә фирдәвес җәннәтләре телибез.
Без һәммәбез җирдә берәү генә,
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән,
Туа җиргә адәм баласы.
Уздырылган чарада авыл җирлеге рәисе Лилия Рәис кызы Гәрәевага да сүз бирелде. Ул да үзенең хезмәт юлын сөйләп үтте. Очрашуда катнашучыларга һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Очрашудагы һәр чыгыш Динар Хатыйпов, Гөлнара Шәрипова, Лилия Фәсхетдинованың матур җырлары белән бергә үрелеп барды. Күркәм чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Һәр катнашучы әлеге чарадан күтәренке рух белән таралды.
Ләлә Зарипова,
Яуширмә авыл китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев