Чистай районы башлыгы Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Сайлау участогына Дмитрий Иванов гаиләсе белән килде

Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү Чистай районында тулы көчкә бара. Бүген — тавыш бирүнең өченче көне. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов җылылык челтәре предприятиесе бинасында урнашкан 2730нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга ул гаиләсе белән килгән. 

— Россия Президентын сайлау — бөтен ил һәм аның халкы өчен мөһим вакыйга. Без, россиялеләр, барыбыз да аңлы сайлау ясарга тиешбез. Бу илебезнең, балаларыбызның киләчәгенә бәйле, монда һәркемнең тавышы мөһим. Чистай районында сайлаучыларның активлыгы кешеләрнең илнең киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә. Бу сөендерә, — диде Дмитрий Алексеевич.

Дмитрий Иванов белән бергә аның хатыны, балалары, оныгы— берьюлы өч буын вәкиле килгән. Дмитрий Алексеевич ассызыклаганча, сайлау участогына бергәләп бару аның гаиләсе өчен традицион һәм әһәмиятле чара.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев