Ирле-хатынлы Салиховлар көмеш туйларын билгеләп үттеләр
Чистай Никахлашу йортында көмеш туйларын билгеләп үтүче Людмила Викторовна һәм Радик Рафаиль улы Салиховларны хөрмәтләү тантанасы булды. Чирек гасыр кулны-кулга тотынышып баручы әлеге пар янә яшьлектәге иң бәхетле көннәренә кайтты... Әлеге чара кавышкан көннәренең гүзәл мизгелләрен кабат искә төшерде, шул чакта кичергән дулкынлану хисләрендә кабат тирбәлде алар...
Көмеш юбилярларны Чистай районы ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева котлады. Ул Салиховлар гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, бер-берсенә мәхәббәтнең сүрелмәвен һәм 25 елдан соң алтын туйларында да шушы Чистай ЗАГСында очрашырга чакырды.
Фото: Чистай шәһәренең Никахлашу йорты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев