Чистай муниципалитетында 2023 елгы БДИ нәтиҗәләрен анализладылар
Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары — 2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.
Республикада 8 чыгарылыш укучысы БДИда 200 балл җыйган, шуларның икесе — Чистай укучысы
Чистай муниципаль районы буенча 2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова сөйләде. Агымдагы елда йомгаклау аттестациясе 2 форматта узган, бу 11нче сыйныфларда — Бердәм дәүләт имтиханы һәм 9нчы сыйныфларды — Төп дәүләт имтиханы.

8 чыгарылыш укучысы биш фән: рус теле, математика, рус әдәбияты, химия һәм биология буенча БДИда 10 югары, йөз баллы нәтиҗә алган.
1нче лицейның ике чыгарылыш укучысы икешәр югары нәтиҗәгә ирешкән. Республикада мондый югары нәтиҗәгә нибары 8 кеше генә лаек булган.
Ирина Александровна укытыла торган фәннәр һәм белем бирү учреждениеләре буенча БДИ һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлады.
Эдуард Хәсәнов чыгарылыш укучылары имтиханнарда иң аз балл җыйган мәктәпләр белән эшне көчәйтергә кушты.
Сөтнең бәясе артты
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 337 тонна сөт савылган. 320 тонна сатылган. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым 16,7 килограмм тәшкил итә. Сөтнең уртача бәясе бераз арткан һәм 21 сум 90 тиен тәшкил итә.

Мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 57 бозау туган.
Терлек азыгы әзерләү актив бара. Хисап чорына 6 мең тоннадан артык печән әзерләнгән, аңа ихтыяҗ капланган. Сенаж әзерләү дәвам итә, хәзерге вакытта ихтыяҗның 57 проценты әзерләнгән.
Мең гектарда уҗым культуралары җыеп алынган, 3 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңыш һәр гектардан 33 центнер тәшкил итә. Бәрәңге алу дәвам итә, 33 гектарда ул җыеп алынган, 1279 тонна казып алынган. Уңыш һәр гектардан 392 центнер тәшкил итә.
5 машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 4 урлашу, 3 мошенниклык факты, берәр –наркотиклар тартып алу, теракт турында ялган хәбәр, административ күзәтчелекне бозу. 17 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше зыян күргән. Велосипедта йөрүчене бәрдергәннәр. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 248 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 194. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 5 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев