Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай курсантлары тәҗрибәле хәрби инструктордан мастер-класс алдылар

ДОСААФ мәктәбе курсантлары мондый тәҗрибәне беренче тапкыр алдылар: «Тормышны яратабыз» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе, «Счастливчик» кушаматлы тәҗрибәле хәрби инструктор алар өчен тактик медицина буенча дәресләр үткәрде.

Берничә ай дәвамында ДОСААФ мәктәбендә егетләр хәрби машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Быел көзен алар чакыру буенча илебезнең Кораллы Көчләре сафына ашыгыч хезмәткә китә­чәк. Тактик медицина буенча дәресләр армиядә дә кирәк булачак дип саный хәрби инструктор. Моңардан тыш, дәресләр вакытында ул хәрби өйрәнүләргә якын булган мохит булдырырга тырыша, шуның белән иртәгә солдат буласы егетләргә үз вазифаларына салкын карарга мөмкинлек бирми.

Алар белән танышканнан соң ул егетләргә 20 тапкыр отжимание ясарга команда бирде. Бу моментта курсантлар ялкаулану алар өчен түгел икәнен, ике көн эчендә фронтның үзеннән кайткан хәрби инструктордан күп нәрсә өйрәнеп калырга кирәклеген аңладылар.

— Махсус хәрби үтү зонасында медицина часте буенча минем үземнең бурычларым бар. Мин турыдан-туры «лента артында» эшли башлаганда егетләрнең әлеге эшләрне өстән генә белүләренә, ә кайберләренең хәттә жгут та сала белмәүләренә игътибар иттем. Мин хәзерге вакытта кыска сроклы ялда, Чис­тайга казаклар чакыруы буенча килдем, — дип сөйли «Счастливчик» кушаматлы санинст­руктор. — Кызганычка каршы, дәресләргә кирәк кадәр, вакыт бирә алмыйм. Ике көн эчендә булачак солдатларга иң кирәкле мәгълүмат кына бирергә тырышам. Әмма егетләр үзләре дә бу теманы мөстәкыйль рәвештә өйрәнә башларлар дип уйлыйм.

Дәресләрне үткәрү урыны итеп хәрби-патриотик тәрбия һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәге булган «Ватан»ның спорт мәйданчыгы сайланды. Сан­инст­руктор егетләргә махсус операция зонасында барган хәлләр турында сөйләде. Санаулы секундлар эчендә бер кул белән ничек итеп яраланган урынга жгут салырга кирәклеген күрсәтте. Тирән ярадан канның 12 секундта агып бетүе турында күпләр белмидер дә әле, шуңа күрә кан агуны тиз арада туктатырга кирәк. Аннары егетләр дәреснең тео­ретик өлешен практикада да күрсәттеләр.

— Егетләр яшьләр, минем алардан нәрсә таләп итүемне әле аңлап та бетермиләрдер. Әмма дәресләр тәмамланган вакытта аларның башында кирәкле мәгълүмат тупланачак. Баштагы 20 минутта мин егетләрнең ниндидер яңалык белергә омтылышларын сиздем. Кайберләре дәрес вакытында югалып калсалар да, берсе дә дәрестән китмәде, — дип үз фикерләре белән уртаклаша сан­инструктор.

ДОСААФ мәктәбе курсанты, Спасс районыннан килгән Александр Волков быел көзен машина йөртүче сыйфатында армия сафларына китәчәк. Ул жгут белән ничек тиз арада дөрес файдаланырга кирәген башта аңлап бетермәвен яшерми. Әмма югалып калмаган, берничә тапкырдан соң тиешле вакытта жгутны кулга дөрес итеп салырга өйрәнгән.

— Иң катлаулысы — икече төенчекне бәйләү. Мин 12 секунд эчендә өлгердем. Артериядән кан аккан вакытта, башка ысуллар файдасыз булганда, бары жгут кына ярдәм итә. Шуңа күрә иптәшләрем белән бу дәресләрдә булуыбызга без бик шат. Әлеге күнекмәләр безгә хезмәттә, шулай ук гади тормышта да кирәгергә мөмкин — диде Александр.

Санинструктор белән бергә Чистайга «Профессор» кушаматлы хәрби корреспондент та килде. Ул булачак солдатлар белән очрашуны мөһим вакыйга дип саный. Корреспондент хәрби операция зонасында бер генә тапыр булмаган һәм санинструкторларның миссиясе турында үзе күреп белә.

— Бу егетләр, ашыгыч хезмәт солдатлары кебек үк, махсус операция зонасына эләкмәсләр. Әмма ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәр һәр җирдә кирәгеп чыгарга мөмкин, — дип саный хәрби корреспондент. — Без сугышчылар янына килгәндә алар безгә яңа тәҗрибә өчен рәхмәт белдерделәр, чөнки полигоннарда, нигездә, атарга, йөгерергә өйрәтәләр. Шуңа күрә санинструкторның инструктажы алар өчен бәһасез.

Дәрес вакытларында жгутлар гына түгел, турникетлар, манекеннар, төрле төрдәге аптечкалар да файдаланылды.

Кыска ялы вакытында «Счастливчик» кушаматлы санинструк­торның берничә бурычы бар иде: гуманитар ярдәм, шулар исәбеннән медикаментлар да, кабул итү. Ул республика халкыннан килгән ярдәмнең бик кирәкле булуын билгеләп үтте. Дәресләр тәмам­ланганда тормышны яратырга, якыннарыбызны сакларга кирәк дигән изге теләкләрен дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев