Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай кешесе республика конкурсында җиңде

...

Мария Цыганова — күпкырлы шәхес. Пенсионерның хоббилары һәм мавыгулары күп. Ул шат күңелле һәм актив, төрле биеклекләрне яуларга омтыла.

— Минем төп хобби — шашка, — дип сөйли Мария Михайловна. — Шулай ук шигырьләр язам. Тәмле ризыклар әзерләргә, якыннарымны нәрсә белән булса да шатландырырга яратам. Кызганыч, кайбер вакытта төрле хәлләр була, теләгән нәрсәләрне эшләп тә бетереп булмый, әмма мин тырышам. Хәзер нәрсәләрне эшли алмаганнарым турында сөйлисем килми, алар үткәндә калды инде (әмма, ни хикмәт, башымнан чыкмыйлар). Яхшы музыка тыңларга, театр, балетны яратам. Әле миңа сәяхәт итәргә дә ошый.

Күптән түгел генә Мария Цыганова «Ветераннар — Татарстан Республикасы халыкларының традицияләрен һәм милли култураларын саклаучылар» дигән республика конкурсында җиңүче булган. Анда ул үзенең янә бер талантын күрсәткән. Бүләкләү Татарстан Дәүләт Советында узган.

 

— Мария Михайловна рәсем сәнгате белән шактый күптән шөгыльләнә инде. Аның картиналары конкурска хәтлеүк язылган була. Конкурс игълан ителгәч, ветераннар Советы аңа анда катнашырга тәкъдим итә. Өлкән коллегалары да анда катнашырга өндиләр һәм теләкләренә ирешәләр дә, — дип сөйли Чис­тай ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Татьяна Тихонова.

— Сез ни өчен картиналар язу белән шөгыльләнә башладыгыз, әлеге эш сезне нәрсәсе белән җәлеп итте? — дип сорыйм Мария Цыгановадан.

— Минем ниндидер яңа эшне татып карыйсым килде. Элегрәк рәсем ясарга вакыт тимәде. Әмма ясап карыйсым бик килә иде. Димәк, хәзер вакыт җитте, ягъни хыялым тормышка ашты.

— Үзегезнең рәсем ясу техникасы турында сөйләгез әле.

— Мин төрле техника һәм жанрлар кулланам. Буяу гына гел бер төрле, гуашь кулланам. Зур палитра сатып алмыйм, 9 төстән торган стандарт җыелмадан файдаланам. Үзем уйлап чыгарырга яратам, яңа бизәкләр табам. Мин конкурс­ка җибәргән картинада бер буяу гына кулланылды, картина монохромлы килеп чыкты, мин моның белән табигатьнең кәефен, сизгерлеген, матурлыгын ачып бирә алдым дип саныйм. Уйлаган идея авыр булган саен нәтиҗәгә ирешүе кызык­лырак. Зур форматларда ясамыйм, кечкенә картинада барлык детальләрне урнаштыру кызыклырак. Ниндидер матур әйбер күрсәм, аны тизрәк картинага төшерәсе, әлеге матурлыкны кем беләндер бүлешәсе килә. Тирә-юнебездә матур әйберләр күп, димәк, миңа әле картиналарны ясарга да ясарга кирәк.

— Үзегезнең конкурста катнашканда туган уй-хисләрегез белән уртаклашыгыз әле.

— Минем «Чистай култыгы» исемле картинам республика конкурсында призлы урын алуына сөенәм. Чистай янындагы култык пейзажы профессиональ жюри игътибарын җәлеп итә алды, бу минем өчен зур шатлык. Мин рухи күтәрелеш кичердем, — дип тәэсирләре белән уртаклаша Мария Цыганова. — Бүләкләүгә без Татьяна Тихонова белән бардык. Диплом һәм бүләкләр тапшырганнан соң жюри һәм конкурсны оештыручылар белән фотога төштек. Аннары шәхси фотосессия булды, аны Татьяна Николаевна оештырды. Үземне туган көнемдә кебек хис иттем. Мин шулай ук Татьяна Алексеевна Шведчиковага рәхмәтле. Аның ярдәме белән конкурста катнашучы чис­тайлылар финалга чыктылар.

— Конкурстан соң сезнең картинагыз ничек итеп Казан Кремле музеена эләкте?

— Конкурстан соң финалист­ларның эшләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев килгән «Әкият» курчак театры күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

Аларга бу эшләр бик ошады һәм Казан Кремле музеенда эекспозиция ясарга тәкъдим ителде.

— Сезне җиңүегез белән ихластан котлыйбыз яңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев