«Чистай-информ» хәбәрчесе Сергей Кронбергның «Иске фатир»ында кунакта булды
Җәмгыять

«Чистай-информ» хәбәрчесе Сергей Кронбергның «Иске фатир»ында кунакта булды

Ни өчен Сергей Кронберг туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә башлый, аннан нинди файда ала һәм лаеклы ялга чыкканчы кем булып эшләгән? Барысы турында безнең әңгәмәдә укыгыз

Сергей Кронберг белән күп кенә чистайлылар һәм башка шәһәрләрдә, рес­публикаларда, илләрдә яшәүчеләр таныш. Ул туган ягы язмышына битараф түгел, шәҗәрә, тарих, фотография белән шөгыльләнә, совет чоры әйберләрен җыя, аналитик материаллар яза, алар халык арасында да, хакимият структураларында да яңгыраш таба.

Әмма Сергей Борисовичның, мәсәлән, Украинада космос гаскәрләрендә офицер булып хезмәт итүен, Казанда яшерен предприятиедә, ә туган ягына, Чистайга кайткач, «Вектор» радиокомпаниясендә аңа нигез салынганнан башлап эшләвен, Виктор Иванович Классен берләштергән команданың беренче егерме белгечләренең берсе булуын бик азлар гына белә.
Сергей Кронберг популяр­лыкка беркайчан да омтыл­маган һәм үзенең тарихи эш­ләнмәләрендә баерга да максат куймаган. Безнең сөйләшүебез Сергей Борисовичның үткәненә күз салу гына түгел, ә аның эшчәнлеген дә ачу мөмкинлеген бирде.

Бүлмәне бала чагындагыга охшатып ясаган

Әңгәмәдәшебез безне үзенең «Иске фатир» дип аталган клуб-музеена чакырды. Патефонда Виктор Кнушевицкийның джаз пластинкасы уйный. Әмма иң тәэсирләндергәне диварларның берсендә урнаштырылган борынгы йортларның һәм аларның детальләре фотолары.

— Бу фотолар коллекциясенең кыйммәте шунда, биредә инде юкка чыккан агач йортлар, бизәп ясалган тәрәзә, ишек йөзлекләре сурәтләнгән. Кызганыч, барлык эшләр диварга сыймады, алар барлыгы 100 данәдән артык. Чистай уникаль шәһәр булган һәм булып кала. Тарих һәм сәнгать белән кызыксынучы кеше һәрвакыт җирле урамнарда үзенә кызыклы нәрсә таба ала, — дип саный әңгәмәдәшем.

Бу Сергей Борисовичның бердәнбер фотолар коллекциясе түгел. Мәсәлән, Пастернакның шигъри юллары буенча мәкалә язганда, ә анда: «Когда в своих воспоминаниях я к Чистополю подойду, я вспомню городок в геранях и домик с лодками в саду» дигән сүзләр бар, аның башында яран гөлле тәрәзәләрне туплау идеясе туа.

— Дүрт ел элек мин шәһәр буйлап йөрдем, яран гөлләр утыртылган чүлмәкле тәрәзәләрне фотога төшердем. Бу бик иске йортлар, кайбер тәрәзәләрдә йөзлекләр ярылган, тәрәзә капкачлары ватылган яки бөтенләй төшкән. Мәкалә үзе дә зур уңыш казанды. Автор-башкаручы Алексей Артемьев минем эшемнән шулкадәр илһамланган, хәтта «Городок в геранях» дигән җыр язган. Берничә ел элек ул аның белән конкурста чыгыш ясады һәм призлы урын алды, — дип сөйли Сергей Кронберг.

Безнең герой «Иске фатир»да кунак­ларны инде 5 елдан артык кабул итә. Бу клуб-музей элеккеге «Швейник» дәүләт предприятиесе бүлмәләренең берсендә урнашкан. Бу бинаның диварлары Сергей Кронберг өчен таныш, чөнки ул берникадәр вакыт үзәкнең бер офисында эшләгән.

— Минем фотога төшерүемне күбесе белә иде. Минем күргәзмәләрем Казанда узды. Һәм менә бервакыт миннән Чис­тайда үз эшләремне күрсәтүләрен сорадылар, ә мин каршы килмәдем. Кешеләр 15 минут дәвамында фотоэшләр эленгән диварга караудан нинди мәгънә? Ә алга таба нәрсә эшләрбез? Мин кызыклы берәр нәрсә уйлап табарга тәкъдим иттем. Әйдәгез, клуб булдырыйк, башта иске җиһазлар урнаштырыйк дидем. Мин бу идея белән яна башладым һәм хәзер әйберләр җыя башладым. Кайбер әйберләрне танылган коллекционерлар, музей хезмәткәрләре бүләк итте, әмма, нигездә, әнине «таларга» туры килде, — диде Сергей Борисович.

Клуб-музейда имән шпонлы борынгы түгәрәк өстәл тора. Аның өстендә чуклы бәрхет эскәтер җәелгән. Таныш кешесенең чормасында безнең әңгәмәдәшебез агач тумбочка тапкан, ул, аның сүзләренә караганда, бик начар хәлдә булган. Хәзер ул ялтыраганчы чис­тартылган һәм «Иске фатир»да тәрәзә янында үз урынын тапкан.

Гомумән, бүлмәдә пөхтә урнаштырылган раритет шактый тәэсирләндерә: асылма телле дивар сәгатьләре, радионокта, СССР фотоаппаратлары коллекциясе, пленканы ачыгайту өчен җайланма, стакан асты, электробөдрәләткеч, суны газлаштыру өчен сифон (сүз уңаенда, ул әле дә эшли), радиоалгыч, аны элек җилкәдә йөрткәннәр һәм Америка тавышын, төрле музыка тыңлаганнар.

Әңгәмәдәшемнең «хәзер сез тагын да күбрәк гаҗәпләнәчәксез» дигән сүзләре өметебезне аклады. «Иске фатир» чынлыкта ике бүлмәле булып чыкты! Һәм менә монда, икенче бүлмәдә, инде иҗат атмосферасы хөкем сөрә. Диварларның берсендә Чистай җыр-инструменталь ансамбльләрнең башында торган музыкантларның фотолары урнаштырылган.

— Минем танышларым бу фотоларны җыярга ярдәм иттеләр. Монда барлык эшләр дә түгел, алар бик күп, без иң кызыклыларын гына сайлап алдык. Фотоларда кызыклы кешеләр сурәтләнгән, алар турында, ни кызганыч, азлар гына белә. Фотоларның берсендә –Евгений Бродацкий. Ул яшьләр сатира театрын оештырган, Чистай педагогия училищесында музыка дәресләре алып барган, — дип икенче бүлмәдә экскурсия алып бара Сергей Кронберг.

Рәссамнарның, шул исәптән җирле рәссамнарның да, картиналары аерым мохит тудыра. Музыка техникасы үзенең колоритын өсти: кеше буе кадәр колонкалар, 1937 елгы радиоалгыч, аны Сергей Кронбергка шәһәребезнең кызыклы кешеләренең берсе Иван Атопковның улы бүләк иткән.

«Иске фатир» һавасы музыкаль кичә­ләр белән сугарылган, ә иң җанлылары — хатирәләргә уралган кич утырулар.

— Минем белән аралашырга теләгән кешеләр белән очрашам. Гадәттә, мин тема уйлап табам, без бергә җыелабыз һәм сөйләшәбез. Клуб-музейга килергә теләүчеләр, әлбәттә, күп, әмма бинаның мәйданы берьюлы 15 кешедән артык кешене кабул итәргә мөмкинлек бирми. Безнең очрашулар күбесенчә хатирәләргә бирелү. Безнең бер кичәбез «Без балачактан» дип аталган иде. Мин алдан ук барысыннан бала чактагы фотоларын алып килүен сорадым, аларны бераз үзгәрттем, аннары диварга элдем. «Мин булган шәһәрләр» дип аталган кич утыру да булды, аңа да мин әзерләндем. Интернетта танышларымның иске фотоларын таптым, ясаттым. Ә барысы килгәч, үз туган җирләрен күргәч, аларның бәхеттән күзләре яшьләнде.

Туган якны өйрәнү — эш, әллә мавыгумы?

Сергей Кронбергның белем багажына карап, ул тарихны өйрәнү белән гомер буе шөгыльләнә дигән тәэсир кала. Әмма безнең герой тормышында бу юл чагыштырмача күптән түгел генә башланган.

— Балачакта беркемнең дә андый кызыксынулары булмагандыр дип уйлыйм. Анда башка мәшәкатьләр, шатлыклар һәм борчулар. Һәм минем дә барысы да башкаларныкы кебек булды. Миңа ул вакытта хәзерге шөгылем бөтенләй кызык түгел иде. Мин югары уку йортын тәмамладым, армиядә хезмәт иттем, аннары эшкә урнаштым, командировкаларга йөрдем, башка бернәрсәгә дә вакытым калмады. Шуңа күрә тарихны өйрәнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Ә буш вакытым барлыкка килгәч, тамырларымны эзли башладым. Ә гаиләмнең тарихы бик әһәмиятле, ул бөтен ил тарихы белән бәйле. Бу мине кызыксындырды да. Бер үк вакытта Чистай турындагы материал белән дә кызыксына башладым. Шулай тартылып киттем, — ди Сергей Борисович.

Күп фактларны белергә аңа әтисенең истәлекләре ярдәм иткән, аларны ул юка дәфтәрдә саклаган. Әңгәмәдәшебезнең бабасы һәм бабасының атасы Украинада туганнар. Алар оккупациягә эләккәннәр, Германиягә — Көнчыгыш Пруссиягә куып китерелгәннәр, Гетцада ел ярым эшләгәннәр, соңрак Кызыл Армия тарафыннан азат ителгәннәр.

— Бабам Черняховск шәһәрендә төзүче булып эшләгән. Ул вакытта ул ихтыяҗ зур булган белгеч булган. Әмма шулай килеп чыккан, аны кулга алганнар, чөнки ул оккупациядә булган, үз вакытында немецлар өчен эшләгән. Аны да, партизаннарда булган, Днепрны кичкән өчен Кызыл Йолдыз ордены алган абыйсы Петроны да алып киткәннәр. Әмма шуңа да карамастан, ул да ике ел ярым оккупациядә булган. Әбине, башлангыч сыйныф укытучысы булган бабайның кыз туганын да алып киткәннәр. Шулай, тормыш аларны төрле шәһәрләргә тарата: кемдер Укта артында урман кискән, кемдер Черногорск шәһәрендә күмер ярган.

Сергей Кронберг туганнарын эзләп бөтен ил буйлап йөргән. Ул билгеләп үткәнчә, күп туганнары Черногорск шәһәрендә яши. Дүрт ел элек Украинада булган, анда карт әбисе Мария Ивановнаның һәм бабасының атасы Иван Варфоломеевич Кронбергларның каберләрен эзләп тапкан.

Бабасы сөйләвенчә, Сергей Борисович­ның тамырлары Екатерина II вакытында Россия империясенә күченгән һәм немец колониясендә урнашкан немецларга барып тоташа. Әнисе ягыннан әбиләре Алексеевск, Тәтеш өязләренең крепостной крестьяннары булганнар. Сергей Кронберг үзе төп чистайлы.

Шәҗәрәне өйрәнгәндә, әңгәмәдә­шебезнең бер-берсенә ярдәм итешкән дуслары, танышлары арта. Шулай, Сергей Кронберг шәҗәрәдән туган якны өйрәнүгә күчә.

— 8 ел чамасы Чистай тарихы, кайчандыр монда яшәгән кешеләр турында мәгълүмат туплау белән шөгыльләнәм. Шәһәребезнең никадәр уникаль һәм искиткеч булуы турында сөйлим. Мәгълүматны Интернетта ачык кулланылышта булган архивлардан алам. Өстәвенә, минем бөтен ил буенча бик күп дусларым бар, аларның бик зур базалары, шул исәптән шәҗәрә базасы бар. Минем үтенечем буенча, алар миңа теге яки бу нәсел шәҗәрәләре буенча кирәкле мәгълүматны тәкъдим итәләр.
Күптән түгел Сергей Борисович Чис­тай өязендә борынгы морза нәселләре турында фактлар тапкан. Хәзерге вакытта ул бу хакта үзенең авторлык материалын әзерли. Әйтергә кирәк, аның мәкаләләре бер сулышта укыла. Мәгълүматны грамоталы һәм шул ук вакытта җиңел тапшыра белү — әнисенең казанышы.

— Ул 40 еллык стажы булган рус теле укытучысы. Таләпчән, көчле ихтыярлы ханым. Мәктәптә мин бик яхшы укыдым, күп укырга яраттым һәм хәзер дә яратам. Минем кыз туганым искиткеч эсселар яза, кыскасы, гаиләдә барыбызда да язу сәләте бар.

 Шулай да, бу сезнең эшегезме, әллә мавыгуыгызмы? — дип Сергей Борисовичтан кызыксынам.

— Шунда ук әйтәм, минем эшчәнлек төрем финанс керем китерми. Мин үз пенсиямә яшим. Әйе, минем яшьтә бу шактый катлаулы. Чөнки фотолар, алар өчен кысалар ясату арзан түгел. Ләкин шөгылем миңа зур рухи канәгатьлек китерә, мин укучылардан кире элемтә алам.

Чыннан да, Сергей Кронбергның Чис­тайда ташландык йортларның хәле турындагы мәкаләләре ярдәмендә вәзгыять үзгәрә.

— Мин хәтта Казанда да төрле хакимият структураларында минем язмаларымны укуларын беләм. Минем мәкаләләрем буенча билгеле нәтиҗәләр ясала, шуннан соң безнең шәһәргә төрле комиссияләр килә. Моны буш эш дип әйтеп булмый. Ничек кенә булмасын, мин мәдәни мирас объектларын саклауга кечкенә генә булса да өлеш керттем. Моннан тыш, кешеләр минем белән уникаль мәгълүмат уртаклашалар, мин аны үземнең басмаларымда кулланам, җәмәгатьчелеккә чыгарам. Миңа язылучылар күп, алар минем эзләнүләремне укыйлар, кызыксыналар һәм алга таба да күрсәтәләр. Эш бушка үтми.

Сергей Кронберг моның өчен бик күп вакыт кирәклеген яшерми, өстәвенә, кешеләр белән аралашу осталыгы да мөһим роль уйный. Ярдәм иткәне өчен ул Чистайның танылган туган якны өйрәнүчесе Георгий Иванович Лыковка рәхмәтле. Берничә ел рәттән алар бергәләп безнең район буенча кечкенә экспедицияләргә йөргәннәр.

— Георгий Иванович миңа шәһәрчек­ләр, элеккеге торак пунктлар турында сөйләде, китаплар, язмалар, мәкаләләр белән уртаклашты. Аның Чистай ягы археологиясе буенча зур белгеч булуын билгеләп үтәсем килә. Рафаил Хәмит улы Хисамов та уникаль мәгълүматлар иясе. Ул миңа сөйләгәннәрнең барысын да мин үз мәкаләләремдә кулланам.

«Бу тормышымның иң рәхәт чагы иде»

Сергей Кронберг белеме буенча радио­инженер. 1979 елда ул Казан авиация институтын тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң, күпмедер вакыт Казанда эшли. Чистайга безнең герой Виктор Иванович Классен чакыруы буенча кайта. Яңа предприятиегә белгечләр кирәк була.

— Мин «Вектор» радиокомпаниясендә оешкан көннән бирле эшләдем. Мин чакырылган беренче егерме белгечнең берсе идем. Виктор Иванович уникаль кеше һәм шундый ук уникаль коллектив туплады. Ул бөтен җирдән: Иркутск, Хабаровск, Киев, Вильнюс, Мәскәү, Ленинградтан белгечләр чакырды. Эштән кала, барлык хезмәттәшләремнең дә төрле мавыгулары бар иде. Сережа Бургинның Үзбәкстаннан булуын хәтерлим, ул бик тәмле пылау пешерә иде. Володя Богданов безнең йорт тәрәзәләре каршында балалар өчен чын Себер тирмәсе төзеде.

Сергей Кронберг үз гаиләсе белән яшәгән йортта ике подъезд булган, алар ике зур тулай торакны хәтерләткәннәр. Фатир ишекләре ябылмаган да диярлек, барлык күршеләр, алар шулай ук хезмәттәшләр дә булганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Шундый зур һәм кызыклы коммуна оешкан.

— Без, ир-егетләр, күбесенчә эштә идек. Кыска вакыт эчендә гаҗәеп әйберләр ясадык. Безгә Мәскәүдән операторлар килгәч, шундый кыска вакыт эчендә ничек шулкадәр күп әйберләрне эшләп була дип гаҗәпләнә иделәр. Виктор Ивановичка ничек эшләргә, уйларга, укырга, кая барырга кирәклеген аңлауга нигез сала алганы өчен зур рәхмәт.
Шулай, Сергей Борисович 1986 елдан 1994 елга кадәр радиокомпаниядә эшли, шуннан соң төрле коммерция предприятиеләрендә хезмәт куя. Хәзер ул лаеклы ялда һәм туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә, ил, Чистай өязе буенча күп сәяхәт итә. Узган елның көзендә ул Калининградка бабасы йортын табу, яшәгән урамын карап кайту өчен бара. Кайткач, Сергей Кронберг уникаль төбәк турында мәкаләләр циклы яза. Грузиядә Төньяк Кавказда да булган. Әңгәмәдәшем автомобиль сәяхәтләрен бик яратуын билгеләп үтә.

Сергей Борисович үзе өчен яңа юнәлешләр ачудан курыкмый. Элек ул бию белән дә шөгыльләнгән, күп кенә ир-егетләр кебек, балык тотарга, велосипедта йөрергә ярата. Кызыксынучан кешенең тормышы кызыклы дип юкка гына әйтмиләр.

Сүз уңаенда
Безнең шәһәрдә бик күп кызыклы, грамоталы һәм гаҗәеп кешеләр яши. Без сезнең барлыгыгызны беләбез һәм сезнең турында сөйләргә телибез! Безнең редакциягә килегез яки 5-10-60, 5-13-72 телефоннарына шалтыратыгыз. Без, һичшиксез, сезнең мавыгуларыгыз һәм тормышыгыз турында материал язачакбыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев