Алдынгылар өчен патриот булу – үз илеңнең тарихын дәреслекләр буенча белү генә түгел, ә аның актив катнашучысы да булу
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте юнәлешләренә багышланган мәкаләләр циклын башлыйбыз.
Бу чыгарылышта без «Патриотлык һәм тарихи хәтер» юнәлеше турында сөйләрбез, районыбызда аның лидеры – кадет мәктәп-интернатының 10нчы сыйныф укучысы Наталья Сарыкова.
Алдынгылар өчен патриот булу – димәк, үз илеңнең тарихын дәреслекләр буенча белү генә түгел, ә аның актив катнашучысы да булу. Безнең яшьләребез өчен бу юнәлеш намус эше. Малайлар һәм кызлар шәһәребез тарихын өйрәнәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән аралашалар, эре бөтенроссия акцияләрендә катнашалар.
Хәрәкәттә патриотлык – ул үз тамырларыңны белү һәм эш белән Ватанга мәхәббәтеңне исбатлау теләге. Алдынгылар тарихны хәтерләп кенә калмыйча, аны киләчәк буыннар өчен саклыйлар!
2025 елда «Патриотлык һәм тарихи хәтер» юнәлешенең төп уңышлары:
• Ветераннар белән очрашулар. Без аларның тарихларын тыңладык һәм чын күңелдән рәхмәт белдердек.
• «Җиңү тавышы». Әлеге проект ярдәмендә безгә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрнең тавышларын мәңгеләштерә алдык.
• Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның авторлык коллекциясе. Бу проект җир йөзендә тыгычлык өчен көрәшкән геройлар турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
• Тарихы булган иҗат. Без бик күп мастер-класслар уздырдык, анда үз кулларыбыз белән тарихның бер кисәкчеген тудырдык!
• Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Күп очрашулар һәм дәресләр узды, анда без геройлар, Ватаныбыз һәм чын патриот булу турында сөйләштек.
Яңа үрләр яулап
«Тарих сакчылары» проектының төбәк слетында Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар 1нче урын алдылар һәм республикабызны Башкортостанда узган Бөтенроссия слетында тәкъдим иттеләр. Республиканы лаеклы тәкъдим иткәннәре өчен Татарстан Республикасында Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов малайларны һәм кызларны Волгоградка юллама белән бүләкләде.
«Менә дигән очрашу» проекты
Өяз шәһәре музеенда тарих сакчылары белән менә дигән очрашулар узды. Фикер алышуларның төп темасы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында якты һәм күңелне нечкәртә торган истәлекләр булды. Мондый очрашулар хәтерне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итәләр.
Кадет мәктәбендә Россия Герое, өлкән лейтенант Иван Сергеевич Жарский белән очрашу оештырылды. Малайлар һәм кызлар хезмәте, батырлыклары, Ватанга һәм гаиләсенә булган мәхәббәте турында илһамландыргыч вакыйгалары белән уртаклашкан герой белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек алдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга Герой теләп җавап бирде. Ул шулай ук мөһим үгет-нәсыйхәтләр дә бирде: «Малайлар һәм кызлар, соңыннан оят булмасын өчен хәзер укыгыз», – диде.
Шулай ук Алдынгылар Татарстан Республикасы Алдынгылар Советында «Патриотлык һәм тарихи хәтер» юнәлеше лидеры Назар Тәхаветдинов белән таныштылар, патриотизмның мөһим өлкәләре, аның тормышыбыздагы роле һәм һәр шәхес өчен тарихи хәтернең әһәмияте турында фикер алыштылар. Бу очрашу безне бергәлек буларак берләштерә торган кыйммәтләр турында искә төшерде. Без тарихи традицияләрне саклап калырга һәм яңа буын патриотлар тәрбияләргә ярдәм итә торган проектлар турында фикер алыштык.
Бөек Җиңү хөрмәтенә тантаналы парад
Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар ел саен 9 Май көнне тантаналы парадта горурлык хисләре белән катнашалар, бердәм сафта узалар! Шулай ук Алдынгылар Скарятин бакчасында барлык теләүчеләр өчен мавыктыргыч мастер-класслар оештыралар.
Кадет мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылары «Хәтер вахтасы» патриотик акциясенә кушылдылар. Мактаулы каравыл 1968 елда төзелгән «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янына куелды.
Блокада хәтере кайтавазы
«Блокадалы Ленинград битләре» акциясе Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерде, алар сугышның иң авыр елларында ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында бергәләп искә алдылар.
• Мөслим мәктәбе Алдынгылары ленинградлыларга хатлар яздылар һәм карлыгачлар ясадылар.
• Кадет мәктәбенең тарих сакчылар открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
• 5нче мәктәпнең Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылары «Статус» үзәге белгече белән блокадалы Ленинград символын ясадылар.
• Татар Талкышы мәктәбе Алдынгылары «Тарихи хәтер» почмагында булдылар. Ә 6нчы мәктәптә балалар Ленинград тормышындагы фаҗигале вакыйга турында фильм төшерделәр.
Без бергә зур эш башкарабыз! Киләчәктә дә хәтеребезне саклаячакбыз һәм киләчәкне Ватанга мәхәббәт белән төзеячәкбез.
Лиана Беспалова,
«Медиа һәм коммуникацияләр» юнәлеше лидеры
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев