Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – җылыту сезонына әзерлек, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Җылыту сезонына 90 процентка әзерләр
«Восток-Энерго» ПКФсының киләсе җылыту сезонына әзерлеге турында аның директоры Насыйх Миңнегалиев сөйләде. Предприятие балансында 70ләп торак йортны, бюджет оешмаларын, шул исәптән мәктәпләрне, балалар бакчаларын җылыта торган өч котельный бар. Барлыгы 6 казан эшли, аларны файдалануның уртача вакыты 31 ел. Быел бер казанга капиталь ремонт ясалган, бу эшне дәвам итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта предприятиенең җылыту сезонына 90 процентка әзер булуы билгеләп үтелде.

Терлек азыгы әзерләүдә фермер хуҗалыклары алда бара
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Радик Вафин сөйләде. Узган атнада район хуҗалыкларында 361 тонна сөт савылган. 10 миллион 942 мең сумлык 343 тонна сатылган.

Бер атна эчендә 32 бозау туган.
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 34000 тонна – сенаж, бу ихтыяҗның 75 процентын тәшкил итә, 11450 тонна печән әзерләнгән, планга карата 100 проценттан артыграк. Бу төр эштә иң яхшы нәтиҗәләрне фермер хуҗалыклары күрсәткән.
Сводкада – җәяүлеләрне бәрдерү
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык, террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр, административ күзәтчелекне бозу очраклары.
23 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда бер кеше һәлак булган, ике кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. 2 җәяүлене бәрдергәннәр.
Административ хокук бозулар өчен 271 кеше җәза алачак, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 224 кеше. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.

Нет комментариев