Өмә бу шимбәдә узачак
Чистай хакимияте Полющенков урамында яшәүчеләрне һәм битараф булмаган чистайлыларны гомумшәһәр өмәсенә чакыра. Өмәдә катнашучыларны 17 гыйнварда, 10 сәгатьтә, 2нче лицей янында көтәләр. Эшкә идарәче компания һәм шәһәрнең подрядчы оешмалары да кушылачак.
Урамнарны кардан чистарту нәтиҗәле үтсен өчен шәһәр хакимияте автомобиль хуҗаларының өмә үткәрү вакытына урамны машиналардан бушатуларын сорый.
«Барыгыздан да бу вакытка үз автомобильләрегезне алуын сорыйбыз. Бу безгә нәтиҗәле эшләргә һәм яраткан шәһәребезне тизрәк тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк», – дип мөрәҗәгать итте чистайлыларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хамматов.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев