Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык станы тикшерү үтте

Территория, җиһазлар, кәсеп журналлары һәм балык тотуга рөхсәт кәгазьләре тикшерелде

Россия балыкчылыгының территориаль идарәсе һәм Роспотребнадзор бүлеге хезмәткәрләре Чулман елгасының каршы ярында урнашкан балык станында тикшерү үткәрделәр.

Яр буена килеп туктагач, күзәтчелек органнары балык станы территориясендә тәртип булуын билгеләп үттеләр. Быел су нык киткән, шуңа күрә якорь, көймәләр, балык саклау өчен тартмаларга урын күбәйгән. Кунакларны стан хуҗасы Сергей Герасимов каршы алды. Ул монда 20 елдан артык эшли һәм балык тоту эшенең барлык нечкәлекләрен яхшы белә.

Командада барлыгы 4 хезмәткәр, барысы да стажлы белгечләр. Алар көн саен балык тоту һәм аны Балык Бистәсенә балык заводына җибәрү белән мәшгуль. Илтеп тапшыру вакыты һава торышына бәйле. Һава салкынча булганда, тотылган балыкны сәгать унга илтеп тапшыралар, эсседә тартмалар салынган көймә иртә таңнан китә.

— Эш үзенчәлекле һәм ул һәркемгә дә ошамаска мөмкин. Елның төрле вакытында үз уңай һәм тискәре яклары бар. Җәй көне барысын да тиз эшләргә кирәк, чөнки балыкны эсседә озак сакларга ярамый, ул бозыла башлый. Кыш көне бу яктан җиңелрәк, салкында тотылган балык озаграк саклана һәм ашыкмыйча эшләргә мөмкин. Ятьмә урнаштыру белән мәшәкатьләнергә туры килә, әмма кул эшне белә инде, — дип сөйли Сергей Геннадьевич.

Балыкчылар, күпләр уйлаганча, станда яшәмиләр, ә көн саен өйләреннән киләләр. Хезмәткәрләр төн кунарга чиратлап калалар. Эш көне иртә таңнан башлана. Елгада кызыл әләм белән билгеләнгән ятьмәләрне тикшергәннән соң, яңа тотылган балык сортларга аеру үтә, чиста тартмаларга урнаштырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, савытларны чисталыкта һәм тәртиптә тоталар.

Уылдык чәчү чорында да эш җитәрлек. Балыкчылар көймәләрне ремонтлау, ятьмәләрне төзәтү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, станны этләр саклый, аларны да карарга кирәк.
Станда эшләүчеләрнең көнкүреше кырыс шартларда үтә дип уйлаучылар күп, ләкин бу алай түгел. Кечкенә йортта барысы да: кашык белән чынаяктан башлап яктылык генераторына кадәр бар. Анда уңайлы һәм чиста. Буш вакытларында балыкчылар чәй эчәргә һәм алга таба эш планнары турында сөйләшергә яраталар.

Балыкчылык күзәтчелеге белән берлектә узган рейдта Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина санитар кагыйдәләрне үтәү буенча күрсәтмәләр бирде. Сүз геморрагик бизгәк һәм талпан энцефалитын кисәтү турында бара. Бу мөһим, чөнки стан урман массивы территориясендә урнашкан.

Стан территориясе эшкәртелергә, ә аның хезмәткәрләре медицина тикшерүләрен үтәргә тиешләр.

Балык витаминнарга һәм минералларга бай булуга карамастан, аның паразитларыннан зыян күрү куркынычы шактый зур. Описторхоз, клинорхоз, аниказидоз белән зарарланырга мөмкин. Санитар табибларның таләпләре: уяу булырга һәм балыкны билгеләнгән барлык кагыйдәләр буенча гына әзерләргә кирәк.

— Авырулар организмда төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерә. Нозология хроник агымга күчә, инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин, — дип билгеләп үтте баш санитария табибы.

Флюра Хәйруллина балыкчыларга эш коралларын көн саен эшкәртү кирәклеген искәртте. Рейд барышында стан территориясе һәм тотылган балыкны ташу өчен кулланыла торган җиһазлар тикшерелде. Җирле эшчеләр иртәнге табышларын күрсәттеләр: бу көнне балык заводына алар 100 килограммга якын густерка, корбан балыгы, сорожка, алабуга балыгы тапшырдылар. Бу иң зур тотым түгел, диләр алар, ләкин кечкенә дә түгел.

Рейд барышында Балыкчылык күзәтчелеге командасы шулай ук кәсеп журналларын, балык тотуга рөхсәт кәгазьләрен һәм башка документларны тикшерде. Стан хезмәткәрләренә балык тоту кагыйдәләренә яңа өстәмәләр кертелү турында да искәрттеләр, аларның үтәлешен тикшерделәр. Балык станында хокук бозулар ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев