Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2,8 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау күнекмәләрен үзләштергән

Алар арасында – 1 475 өлкән яшьтәге һәм каты авырулы якыннарын караучы туганнары һәм 1 329 социаль хезмәткәр бар, алар профессиональ дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә алалар

2026 ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 804 кеше махсуслаштырылган «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәпләре»н тәмамлаган. Алар арасында – 1 475 өлкән яшьтәге һәм каты авырулы якыннарын караучы туганнары һәм 1 329 социаль хезмәткәр бар, алар хәзер профессиональ дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә алалар.

Укулар «Гаилә» милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган. Аның төп бурычы – даими чит ярдәмгә мохтаҗ аз хәрәкәтләнүчән кешеләрне көн саен карау авырлыгын җиңеләйтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту.

 

Уку программасына теоретик һәм практик өлеш керә. Дәресләрдә тыңлаучылар махсус җиһазларда мөһим күнекмәләрне: ярдәмгә мохтаҗны имин йөртергә, гигиена процедураларын үткәрергә, каты авыруларны дөрес ашатырга, шулай ук озак ятканлыктан тәндә тишелеп аккан урыннарны булдырмау ысулларын өйрәнәләр. Уку мәйданчыклары бөтен республика буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә урнаштырылган.

Укучылар санының елдан-ел артуы әлеге ярдәм чарасының кирәклеген күрсәтә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев