Өч ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр Чистай районына сәфәр кылдылар (3нче өлеш)
...
Ә инде «Әмирхания» дип аталган дини уку үзәгендә булып, андагы матурлыккны, зәвыклы бизәлгән уку сыйныфларын, заманча уңайлыкларга, югары дәрәҗәдәге зиннәтлелекне күреп, исебез-хушыбыз китеп кайткач, әлеге гүзәллекне күреп кайтучылар бер тавыштан диярлек: «Менә ичмаса – Чистай!» – дип сокландылар! Күңелдән шундый уй үтте: «Аллаһ тәгаләгә бәйле белемнәрне бирүче уку йорты шундый матур, якты, бизәкле, нурлы булырга тиештер дә инде ул! Аллаһ тәгалә үзе матур! Һәм матурлыкны ярата!»
...«Әмирхания» дини уку үзәген җитәкләгән Альберт улы Әнәс хәзрәт-шәех, бөтендөньяда танылган, Каһирәдәге «ӘЛ-ӘЗҺӘР» югары дини уку йортын тәмамлаган, Чистай мөхтәсибәтендә уку-белем бүлеге җитәкчесе дә.
Чистайдагы «Әмирхания» дини уку үзәгенең исемен ишеткәч, халкыбызның мәшһүр уллары – язучы, Габдулла Тукайның якын дусты, фикердәше Фатих Әмирхан һәм аның күбрәк Чистайда яшәгән туганы Нәҗип Әмирханнар турында да, алар белгән, алар аралашкан Зәйтүнә Мәүледованы да искә алдым. Габдулла Тукайның мәгъшукасы... Сөю турында иң-иң матур шигырьләр тууга сәбәпче Зәйтүнә... Ул да Чистай кызы бит... Менә шулай! Чистайны татар мәдәнияте, тарихы белән күп нәрсәләр бәйли! «Менә ичмаса – Чистай!» – диярлек тә!
Әнәс хәзрәтнең үз эшен, дини белем үзәге булган уку йортын кадерләвен һәр сүзеннән, һәр эшеннән күреп-белеп, аңлап тордык. Аның «Әмирхания» ишегалдында: «Менә монда шундый агач утыртырбыз, ә монда чәчәкләр түтәле булыр!» – дип дәртләнеп сөйләшүләре күз алдында. Тышкы кыяфәте дә бик күркәм, эчке дөньясы да гүзәл, эшлим дип дәртләнеп торган хәзрәт-шәехебезгә зурданзур уңышлар теләп калабыз! Уйлаган уйлары хәерлесе белән чынга ашып торып сөендерсен. «Менә ичмаса – Чистай!» – дип соклануларыбызга сәбәпләр бирүе өчен зур рәхмәтләр Әнәс Альберт улына!
Чистай шәһәре мөхтәсибәтендәге кызыклы һәм шәһәр җәмгыяте өчен файдалы эшләр турында оешманың яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәнис улы Рәмис бик бирелеп сөйләде. «Балаларны, яшьләрне кызыклы һәм файдалы эшләр белән мавыктыру безнең төп максатларыбыздан» – диде ул. Рәмис үзе кечкенәдән мәчетләр каршында эшләүче җәйге лагерьларда, төрле чараларда катнашып үскән. Дини һәм дөньяви юнәлешләрдәге вузларда укыган. Балалар һәм яшьләр белән эшләү юнәлешендә тәҗрибәсе зур.
– Тик үз тәҗрибәң белән генә ерак китеп булмый, – ди Рәмис. – Киңәш бирүче, максатыңны ачык итеп билгеләүче булмаса. Ул яктан безгә мөхтәсибебез Мөхәммәд хәзрәт бик булыша. Киңәшмәләр, җыелышлар, консультацияләр үткәреп, эш-максатларыбызга ачыклык кертә.
Мөхтәсибәт каршында малайлар һәм кызлар өчен төрле түгәрәкләр эшли. Хәзерге заман ачышлары белән коралланган җиһазлардан файдаланып, балалар төрле эшләргә, һөнәрләргә өйрәнәләр.
Безгә Чистайдагы «Ак Калфак» вәкилләре белән очрашырга да насыйп булды. Рәхәтләнеп җырларын тыңладык, төрле-төрле кул эшләрен карап хозурландык.
Чистай мөхтәсибәтенә, аның җитәкчесе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовка, аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Мөҗип улына һәм өч ел элек «Мөхәммәдия»не тәмамлаган сабакташлары белән шундый тирән эчтәлектәге, һич онытылмаслык очрашу оештыруга олы тырышлыклар куйган Һәркемгә дә, аеруча Рафик хәзрәт Мохтаровка, Илдус хәзрәткә, очрашуга килгән һәркемгә дә Аллаһның рәхмәте булсын!
Язманың бу өлешенә керешер алдыннан: «Бик мөһим саналырдай нәрсәләрне төшереп калдырмадыммы икән инде?!» – дип сорау бирдем үземә. Җавабын да үз күңелемдә таптым: «Күп инде алар, язылмыйча калган нәрсәләр, ничек барысын да язасың – болай да бик күпкә китте бит!»
Шулай да, язылмыйча калганнарның эчне бик пошырганнары бар. Мәсәлән, очрашуга килмәгән мөгаллимнәребезнең язмамда телгә алынмыйча калганнары: Зөлфәт хәзрәт, Рамил хәзрәт, мәсәлән. Алардан башка мәдрәсәне күз алдына да китереп булмый бит. Уку елларына кагылышлы истәлекләр турында фикер алышканда да алар, очрашуда катнашмаган тагы күп хәзрәтләр яратып, сагынып, олы хөрмәт белән искә алындылар.
Бу очрашу көннәрендә күкләрнең чалт аяз, кояшлы булуын да язмаганмын бугай. Аннан соң яңгырлар китте, көннәр салкын булды хәтта. Чистай ягына кайтканда Имәнкискә авылына җитәрәк «Кама диңгезе» дип аталган гаҗәеп зур сулыкны күрәсең, бераз баргач, Кама-Чулман елгасы җәйрәп ята... Безнең якларны тагын да матур иткән манзаралар! Бик күп дистә еллар халык күңелендә хыял булып яшәгән данлы-шанлы Чулман күперенең матурлыгы гына да ни тора!
Чистайның да бик үзгәрүен, матурайганын язмаганмын әле. Казан ягыннан килешли бик зур, яңа мәчет каршы ала икән хәзер. Тирән, мәгънәви үзгәреш бу. Әәмиин, йәә Рабби!
Мөхәммәдзакир хәзрәт Камалов төзеткән мәдрәсәдә (шунда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре һәм мәшһүребез Гаяз Исхакыйлар укыган бит!) хәзер «Камалия» үзәге урнашкан. Анда башкарылган эшләр турында Зөлфирә Сәлим кызы бик җентекләп сөйләгән иде. Үзәкнең эше, нигездә, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның буш вакытын файдалы мәшгульлектә үткәрүгә, һөнәри күнекмәләр, рухи үсеш алуга юнәлдерелгән.
Чистай районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең бик заманча эш алымнары турында да язмаганмын әле. Ислам диненең рәсем ясауны хупламавы турында фикерләр бар. Әмма тормышны сурәтләү чаралары аша яктыртуның да үтемле яклары бар, дога-сүрәләрне шәмаилләрдә күрсәтү, мәсәлән. Мәчетләребез мәһабәтлеген сурәтләү... Мөхтәсибәт рәссамнар берлегенә мөрәҗәгать итеп, бик танылган рәссамнарны үзенә иҗади очрашуларга чакыра. Рәссамнар алдына үз таләпләрен куя. Нәтиҗәдә, ислам динен көчле, матур иткән әсбап-җисемнәрне, мохит, мизгелләрне күрсәтеп ясалган 300дән артык картина иҗат ителә. Хәзер алар мәчетләрнең, дини оешмаларның бизәге... Театр сәнгате өлкәсендә дә бар мондый рухи яңалык. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең тирән эчтәлекле, тормышның күп сорауларына җавап бирердәй хәдисләре, аның үз тормышындагы, адәм баласына сабак бирердәй хәлләргә карата куелган гыйбрәтле тамашаны карар идегезме сез?! Чистай тамаша залында шундый юнәлештәге сәнгати әсәрләрне дә тыңларга һәм карарга мөмкин... Адәм баласын иманлы, көчле рухлы итүнең төрле юлларын табарга була икән эзләсәң! Чистай мөхтәсибәтендә төрле юлларны эзләп эш итәләр, димәк... Уй-планнарны тормышка ашырырга акча кирәк! Анысы да бәхәссез! Мөхтәсибәт монда да заманча юллар эзли: төрле грант-конкурсларда катнашу ысуллары, мәсәлән...
Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеген җитәкләүче Рәмис турында тулысынча яза алмавыма да эчем пошты. Үз яшьтәшләренә күп яктан үрнәк ул. Русча да, татарча да теттереп сөйләшә. Кечкенәдән мәчет каршындагы лагерьларда булган, Коръән ятлап үскән. Бер эшкә дә, минем эш түгел бит бу, дип карамавын үзебез дә күрдек: безгә, табын янына утырган кунак абый-апаларына йөгерә-йөгерә чәй ясап, аш өләшеп йөрергә дә өлгерде.
...Әйе, күп калды инде ул язылмаган нәрсәләр! «Ак калфак»ның Чистай бүлеген Рушания Вахит кызы җитәкли икән. Аларның мөнәҗәтләр башкаруын тыңладык. Искиткеч булды! «Ак калфак»ка йөрүче Гүзәл Вәлиева чиккән калфакларны безнең кызларыбыз сатып алып куандылар.
Чистайда бер хәлне күреп тетрәндек! Тарихи мемориаль паркындагы каберлектә, таш плитәсенә исемнәр язылган: фәлән улы фәлән-мулла, фәлән фәләнович-поп... Димәк, репрессия елларында мулласы, побы бер кабергә күмелгән. И Раббым, кешенең кансызлыгына чикләр юк! Сакла нәсел-нәсәпләребезне шундый афәтләрдән!
...Икенде намазы алдыннан Мөхәммәдзакир хәзрәт каберенә бардык. Барыбыз да күмәкләшеп... Гомерен Ислам динен ныгытуга, көчәйтүгә багышлаган, мәчет-мәдрәсәләр салдырган көчле рухлы шәхес. Татар телен яклап йөрүе дә билгеле. Тышкы кыяфәте дә бик мәгърур, мәһабәт гәүдәле булуы мәгълүм... Без синнән соң яшәгән буыннар исеменнән рәхмәт әйтәбез сиңа, мөхтәрәм хәзрәтебез. Рухың шат булсын.
Нурлат районы, Күлбай-Мораса авылы имам хатыйбы Фәрит кардәшебез Мусин зыярат кылуыбызны матур мәгънәләргә төреп, көчле, моңлы тавышы белән «Мөлек» сүрәсен тулысынча (яттан!) укып, догаларыбызны багышлады. Аллаһ риза булсын һәркайсыбыздан да!
Аннан соң күмәкләшеп икенде намазын укыдык та саубуллашып, аерылышырга, юлга кузгалырга әзерләндек. Аерылышуыбыз да, күрешүебез кебек шатлыклы, елмаюлар тулы булды, чөнки бәхетле, шатлыклы идек. Очрашуыбызның күтәренке рухта, файдалы, матур, дустанә үтүенә шатлану, аерылу моңсулыгыннан көчлерәк булып чыкты. Шул шатлыклы, күтәренке халәтебездә: «ИН ШӘӘ АЛЛАҺ, ӨЧ ЕЛДАН СОҢ ТАГЫ ОЧРАШАБЫЗ ӘЛЕ»! – дип сүз куештык. И Раббыбыз! Насыйп ит! ӘӘМИИН!
Нәсимә Садыйк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев