Татарстанда октябрь башы гадәттәгечедән салкын булды
Республика циклонның тыл өлешенә эләгә һәм төбәккә төньяк һәм төньяк-көнбатыш һава агымнары килә. ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сүзләренә караганда, нәкъ менә шул температура фонының сизелерлек түбәнәюенә китергән, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә.
Октябрь уртасында җылы булыр дип көтелә
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, салкыннар озакка сузылмаячак. Якындагы биш көндә республикада һава температурасы климатик нормадан якынча ике градуска артып китәчәк.
Безне алга таба нәрсә көтә
Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, Татарстанда октябрьдә уртача айлык температура климатик нормадан якынча бер градуска югарырак булыр дип көтелә. Республика өчен ул 4,9 градус тәшкил итә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев