Чәршәмбе көнне чистайлылар Санкт-Петербургта узган "Талантлар фейервергы" халыкара балалар һәм яшьләр иҗат конкурсында җиңүчеләр - балалар сәнгать мәктәбенең "Балачак ритмнары" хореография коллективы төркемен каршы алдылар.
Тантана бу көннәрдә сихри Яңа ел әкиятен хәтерләтүче Скарятинский бакчасында узды. Иң яхшы иҗат коллективларының берсе күп кенә бүләкләргә, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге бүләккә лаек булган коллективны муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов җылы сәламләде. Ул туган шәһәрләрен халыкара дәрәҗәдә данлауда керткән өлешләре өчен яшь талантларга, коллективны шундый җаваплы конкурска әзерләгәннәре өчен җитәкчеләр ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Вдовинага һәм Камилә Ишморатовага рәхмәт белдерде, чәчәкләр һәм Чистай турында фотоальбомнар тапшырды.
"Ритмы детства" шәһәребезнең визит карточкаларының берсе, алар сәләтле куючыларның иҗади планнарын уңышлы тормышка ашыралар, менә дигән номерлар бүләк итәләр, сәләтләре һәм оста башкарулары белән шатландыралар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева конкурста катнашучыларны чираттагы җиңүләре белән котлады.
- Менә дигән җиңү киләчәктә иҗатны үстерүгә юл ача, - дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова һәм киләчәктә яңадан-яңа казанышлар көтә дигән ышаныч белдерде. Егермегә якын номинациядән (ә болар хорегография, вокал һәм инструменталь иҗат) чистайлылар "Халык биюләре" ("Барыня", "Эх, Әпипә" дигән ике номер әзерләгәннәр) һәм "Заманча хореография ("Дышу тобой", "Пески времени") номинацияләрендә катнашып, икесендә дә беренче урыннарны алдылар, кубокка һәм беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. "Ритмы детства" хореография коллективы җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде, ә яшь катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Конкурс программасына мастер-класс, Нева буендагы шәһәр буйлап экскурсия, шәһәрнең истәлекле урыннарына бару, иҗат коллективлары белән аралашу да кертелгән иде.
Шуны да әйтергә кирәк төркемдә 12 яшьтән 24 яшькә кадәрге каташучылар. Болар - Дарья Леонтьева, Татьяна Клюева, Екатерина Тихонова, Анжела Галкина, Лилия Шәйхетдинова, Индира Хәбибулина, Камилә Ишморатова. Конкурс нәрсәсе белән истә калды дигән сорауга тамашачыларның җылы кабул итүләре дигән җавап яңгырады. Без конкурс номерларын башкару, хореографик композицияләребезнең милли колориты белән тамашачыларны җәлеп иттек. 2009 ел белән чагыштырганда конкурсны уздыру дәрәҗәсе сизелерлек арткан, катнашучылар югары башкару осталыгы белән билгеләп үтелделәр, конкурс географиясе дә киңәйгән, көндәшлек тә җитди булды. Һәм, билгеле, аны уздыруның югары оештыру дәрәҗәсен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев