Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган

Телефон мошенниклары үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм кешеләргә акчаларын санкцияләнмәгән салдырып алулардан сакларга киңәш итәләр.

Каргалыда яшәүче 39 яшьлек кеше полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Аның кәрәзле телефонына таныш булмаган номердан шалтырату керә.Шалтыратучы үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм ир-атка аның банктагы исәп-хисап счетына хакерлар һөҗүм итүе һәм акчаларны саклау өчен банк җитәкчесе счетына күчерергә кирәклеген белдерә. Банк хезмәткәре бик җентекләп акчаны ничек күчерергә кирәклеген аңлата һәм аларның берничә минуттан яңадан үз счетына кайтасын әйтә. Шалтыратучының барлык күрсәтмәләрен үтәгәннән соң ир-ат акчаларның үз картасына кире күчүен көтә башлый. Көтеп арыгач, ул банкның яклау хезмәтенә шалтырата, ә анда боларның мошенник лар булуын һәм полициягә гариза язарга кирәклеген хәбәр итәләр.

Бу очракта «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Татарстан полиция хезмәткәрләре билгесез кешеләр белән кәрәзле телефон яисә Интернет челтәрендә аралашканда, алар күрсәтмәсе буенча берәр нинди операция башкарганда сак булырга киңәш итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев