Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җәяүле! Синең өчен махсус юл кичүе бар!

Җәяүлеләр өчен юл кичүләре – җәяүлеләр юлның машиналар йөри торган өлешен куркынычсыз үтә алсыннар өчен махсус җиһазландырылган урыннар.

Иң киң таралганы – җир өсте җәяүлеләр кичүе – һәркемгә билгеле зебра. Җәяүлеләр юлны махсус кичү аша гына аркылы чыгарга тиеш.

Шулай килеп чыга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, гадәттә, машина йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Дөрес, җәяүлеләр дә машина йөртүчеләр белән бер үк дәрәҗәдә кагыйдә бозалар, әмма аларга бирелгән штрафларның саны сизелерлек кимрәк.

Күпләр тиешле булмаган урында юлны аркылы чыгып, админист­ратив хокук бозулар кылалар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен (шул исәптән тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан өчен) җәяүлегә кисәтү бирелергә яки штраф салынырга мөмкин.

Кагыйдә бозучыга нинди очрак­ларда штраф салынырга, ә нинди очракларда кисәтү белән котылып калырга мөмкин, дигән сорау туа. Юл йөрү кагыйдәләрен беренче тапкыр бозганнарны, гадәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны алга таба булдырмау турында кисәтәләр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Бер үк закон таләпләрен кабат бозган очракта, штраф рәвешендә җәза билгеләнә.

Штрафны гадәти ысул белән (ЮХИДИ бүлеге сайтында яки терминалларда, банк аша һ.б.) түләргә мөмкин. Штраф салу белән килешсәгез, 20 тәүлек үтмәгән очракта, акчаны янга калдырырга – штраф суммасының 50 процентын түләргә мөмкин. Юк икән – 10 тәүлек эчендә судка шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Барыннан да элек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм сезнең гамәлләрегез хокук бозу буларак бәяләнергә мөмкин булган хәлләргә юл куймаска кирәк. Үзара игътибар һәм хөрмәт ярдәмендә юл хәрәкәте куркынычсызрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев