Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Транспорт чараларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү

Автомобильләрне техник ремонтлау закон буенча күп шартларга туры килергә тиеш. Болар хакында кайбер автомобиль сөючеләр бөтенләй диярлек белмиләр.

Хезмәт күрсәтүнең вакыты һәм шартлары һәм әлеге процессның баш­ка үзенчәлекләре кулланучы­ның хокукларын һәм икътисадый мәнфәгатләрен сак­лаучы билгеле бер кагый­дәләргә буйсыналар. Болар хакында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чис­тай территориаль органы эчке базарының үсеш һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйләде.

– Техник хезмәт үткәрү һәм машинаны ремонтлау вакытында сервис хезмәткәрләре автомобиль хуҗасыннан производство бинасыннан чыгып торуларын үтенәләр. Шулай итеп автомобиль хуҗасы эш процессын күрми. Бу дөресме?

– Бу законга каршы килә. Автомобиль хуҗасының үзенең машинасына ремонт үткәрелгән вакытта карап торырга тулы хакы бар. Ул эш барышына катнашырга тиеш түгел, әмма теләсә кайсы вакытта башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерергә тулы хокукы бар. Шуңа күрә сервис үзәге клиентка кагыйдәләрне һәм эшнең технологик режимын , куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәгәндә производство бинасында булу мөмкинлеге тудырырга тиеш. 

– Автомобильне сервис­та калдырганда нинди кагыйдәләр истә булырга тиеш?

– Автомобильне сервис үзәгенә тапшырганда тапшыру - кабул итү акты төзелергә тиеш. Әлеге актта кулланучының машинаны нинди хәлдә тапшырганы күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә ремонт вакытында аның белән берәр нәрсә булса (мәсәлән, кузов зыян күрсә яисә аны урлап китсәләр), сервис үзәге кулланучылар алдында милек җаваплылыгы тотачак. Моның өстенә ул кулланучыга килеп чыккан хәл турында хәбәр итәргә яисә өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы запас частьлар һәм материаллар кайтарып бирергә яисә югалган яисә зыян күргән автомобильнең запас частьлары яисә материалларының бәясен һәм ремонтка түләү буенча кулланучы тоткан чыгымнарны икеләтә кайтарып бирергә тиеш. 

– Автомобильләрне ремонтлау срокларының сузылу очраклары да бар.

– Килешүдә күрсәтелгән сроклар үтәлергә тиеш. Киресенчә булган очракта кулланучы сервис белән яңа срок килештерергә, кулайлы бәя өчен өченче затка эшләрне башкаруны йөкләргә яисә аны үзең башкарырга, эш бәясен киметүне таләп итәргә, килешүдән тулысынча баш тартырга хокуклы. Шуның өстенә сервис кулланучыга чыгымнарны кайтарырга тиеш.

– Үз автомобилеңне сервистан ремонттан соң алган очракта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Ремонт кабул итү-бирү актына кул куелганнан соң тәмамланган дип санала. Иң элек сервис үзәге вәкиле белән бергәләп автомобильне карарга, аның комп­лектлылыгын һәм техник торышын, эшләнгән эшнең сыйфатын, төеннәрнең һәм ремонтланган агрегатларның төзеклеген игътибар белән тикшерергә кирәк. Әгәр килешүдән читкә тайпылу күзәтелсә (эш нәтиҗәләре начарланса), составтагы частьлар алмаштырылса, коммплект булмау яисә башка төрле җитешсезлекләр табылса, бу хакта башкаручыга телдән яки язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Барлык җитешсезлекләр һәм кисәтүләр кабул итү - бирү актында яисә заказчы һәм сервис үзәге вәкиле кул куярга тиешле документта күрсәтелергә тиеш.

– Автомобиль хуҗасы сервистан киткәч кенә җитешсезлекләрне тапкан очракта нәрсә эшләргә?

– Тикшермичә заказны кабул итүче гадәти кабул итү вакытында табылырга мөмкин булган дефектларга сылтау хокукыннан мәхрүм кала. Заказны кабул иткәннән соң күренмичә калган җитешсезлекләрне (яшерен җитешсезлекләр), яисә башкаручы тарафыннан аңлы рәвештә яшереп калган җитешсезлекләр ачыкланган очракта, алар хакында башкаручыга тиз арада хәбәр ителергә тиеш. Әгәр дә сервис җитешсезлекләрне кулланучы таләп иткән вакытта юкка чыгармаса, кулланучы килешүне өзәргә һәа акчаны кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы.

Хөрмәтле автомобиль сөючеләр, игътибарлы булыгыз һәм үзегезне алдарга юл куймагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев