Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сыйфатсыз товар сатып алган очракта нишләргә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарны аңлату максатыннан кулланучылар мөрәҗәгать итәләр. Сораулар даирәсе киң, сыйфатсыз товарлар сатып алу белән бәйле аларның кайберләренә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева җавап бирде.

– Һәркемнең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да сыйфатсыз товар сатып алганы бар.
– Товардагы җитешсезлек­ләр сатучы тарафыннан күрсәтелгән булмаса, кулланучы, товарда аларны күргән очракта, товарны шул ук маркадагы (модельдәге, артикулдагы) товарга яки сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка товарга алыштыруны таләп итә ала. Ул шулай ук сатып алу бәясен җитешсезлеккә карап киметүне, товардагы кимчелекләрне бушлай бетерү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтүгә чыгымнарны кайтаруны, килешүне үтәүдән баш тартуны һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә ала. Кулланучы шулай ук чыгымнарны тулысынча кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әмма техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатып алу-сату килешүе үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны яки кулланучыга шундый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә аны алыштыруны таләп итә ала. Шушы вакыт үткәннән соң күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очрак­ларда канәгатьләндерелергә тиеш: товарда җитди җитешсезлекләр ачыклан­ганда, товардагы җитешсез­лекләрне бетерү буенча закон тарафыннан  билгеләнгән срокларны (45 көн) бозганда; төрле җитешсезлекләрне берничә тапкыр бетерү нә­тиҗәсендә гарантия срогы­ның һәр елы дәвамында товарны барлыгы 30 көннән артыграк куллану мөмкин булмаганда. Техник катлау­лы товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана. Аларга автомобильләр, мотоцикллар, кар машиналары, компь­ютерлар, телевизорлар, суыткычлар һәм башкалар керә.
– Сыйфатсыз товар сатып алган очракта сатучы кулланучы таләпләрен нинди срокта канәгатьләндерергә тиеш?
– Канәгатьләндерү сроклары кулланучы тарафыннан куелган таләпләргә турыдан-туры бәйле. Әйтик, кулланучы сыйфатсыз товар өчен акча яки аның сатып алу бәясен киметүне таләп итә. Сатучы әлеге таләпләрне 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. Ә кулланучының товардагы җитешсезлекне бушлай бетерү турындагы таләбе кулланучы белән килешенгән срокта башкарылырга мөм­кин, әмма ул 45 көннән дә артмаска тиеш. Товарны алыштыру 7 көн дәвамында, ә сатучы тарафыннан шундый товарның сыйфатын өстәмә тикшерү кирәклеге булганда – таләпне белдергән көннән 20 көн эчендә башкарылырга тиеш. Әгәр сатучыда таләп белдерелгән вакытка кирәкле товар булмаса, ул бер ай эчендә алыштырылырга тиеш.
– Товардагы җитешсез­лек­­ләр мөнәсәбә­тен­дә кул­ла­ну­­чы­­лар­ның таләпләрен канә­гатьләндерү срокларын боз­­ган өчен сатучы җавап бирәме?
– Шундый бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга һәр кичектерелгән көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә штраф түли.
– Сатучы нинди срок­ларда товар сыйфатын тикшерергә һәм аңа экспертиза үткәрергә тиеш?
– Товарга экспертиза закон тарафыннан билгеләнгән срокларда үткәрелә. Әгәр кулланучы акчасын кайтаруны таләп итсә, сатучы 10 көн эчендә товар сыйфатын тикшерергә, кирәк булган очракта аңа экспертиза ясатырга һәм шул ук срокта акчаны кире кайтарырга тиеш. Кулланучы башка таләпләр куйганда да сыйфатны тикшерү (экспертиза) сроклары шул рәвешле билгеләнә. Шулай, товардагы җитешсезлекләрне бушлай бетергәндә – сыйфатны тикшерү һәм товарны ремонтлау 45 көннән арт­маска тиеш. Товарны алыштырган очракта экспертиза үткәрү вакыты – 20 көн.
– Товардагы җи­теш­­сез­лекләр гарантия срогы үткәч ачык­ланса, нишләргә?
– Килешүдә каралган гарантия срогы ике елдан ким булган очракта һәм товардагы җитешсезлекләр кулланучы тарафыннан гарантия вакыты чыкканнан соң, әмма ике ел эчендә ачык­ланса, кулланучы сатучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законының 18нче маддәсендә каралган таләпләрне белдерә ала, әгәр товардагы җитешсезлекләрнең кулланучыга тапшырылганчы булганын исбат итә алса. Моны бәйсез экспертиза ярдәмендә исбат итәргә мөмкин. Кызганыч, Чис­тайда шундый оешмалар юк, әмма алар Казанда һәм башка эре шәһәрләрдә күп. Экпертиза өчен түләгәннән соң, барлык документларны (чек, килешүләр) сакларга кирәк. Эксперт товардагы җитешсезлекләр барлыкка килү сәбәпләрен ачыклаячак һәм нәтиҗә чыгарачак. Әгәр товардагы җитешсезлек производство бозыклыгы сәбәпле барлыкка килсә, сатучы кулланучы таләпләрен канәгатьләндереп кенә калмыйча, экспертиза үткәрү белән бәйле барлык чыгымнарны кайтарырга мәҗбүр.
– Кулланучыга ремонтлау (алыштыру) чорына вакытлыча файдалануга  товарны бушлай биреп торырга тиешләрме?
– Файдалану срогы дәвамлы булган  товар кулланучыга ремонт яки алыштыру чорына бирелергә мөмкин, әгәр кулланучы үзе моны таләп итсә. Сатучы кулланучының таләбен өч көн эчендә канәгатьләндерергә, ягъни шул ук куллану сыйфатларына ия булган товарны вакытлыча файдалануга биреп торырга тиеш.
Әмма күрсәтелгән таләпне кулланып булмый торган файдалану срогы дәвамлы булган товарлар исемлеге дә бар. Ул Россия Федерация­се Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән.
– Сатучыларның кибет бәясеннән киметелеп сатылган товарларны, сыйфатсыз булса да, кире алмая­чаклар дигән кисәтүләре законлымы?
– Әлеге кисәтү законга каршы тора. Сыйфаты начар булган товарга килгәндә, әгәр аның җитешсез яклары сатканда күрсәтелгән булса, кулланучының товарны кире кайтару яки алыштыру хокукы гарантия срогы дәвамында гамәлдә булачак. Ә ул булмаган очракта ике ел дәвамында. Кулланучының әлеге хокукларын чикләргә, шул исәптән киметелгән бәягә сатып алынган товарлар мөнәсәбәтендә, сатучы хокуклы түгел.
– Кулланучы тарафыннан касса чегы югалу сәбәпле, сатучы сыйфатсыз товарны алыштырудан баш тартса, нишләргә?
– Кулланучыда касса яки товар чегы, яисә товар сатып алу фактын яки шартын раслау­чы башка документларның булмавы сатучы тарафын­нан аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез була алмый. Бәхәс килеп чыккан очракта кулланучы шаһитлар күрсәтмәләренә сылтарга хокуклы. Әгәр сатучы шаһитлар күрсәтмәләрен игътибарга алмаса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев