Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Суд приставлары балаларга җиде миллион сумнан артыграк акча кайтарган

Гаилә корганда күп кенә кешеләр үзләренең нинди җаваплы адымга барулары турында уйламыйлар.

Ни кызганыч, ата-аналарның низаглы аерылышулары аркасында балалар зыян күргән очраклар да аз түгел.

Закон әниләрне һәм әтиләрне баланы балигъ булганчы тәрбияләү һәм матди тәэмин итү турында кайгыртырга мәҗбүр итә. Шуңа да карамас­тан, үз балаларына алимент түләргә теләмәгән ваемсыз ата-аналар саны кимеми. Кайберәүләр озак вакыт алимент түләүдән качалар.

Ул чакта эшкә алимент түләмәү­челәр адреслары буенча рейдлар үткәрүче суд приставлары керешә. Чистайда узган чираттагы рейдта без дә булдык.

– Хәзерге вакытта бездә 99 миллион 702 мең сумлык алимент түләтү буенча 419 производство үтәү стадиясендә тора. Ел башыннан 7 миллион 21 мең сум акча түләттерелде, – дип билгеләп үтә Чистай суд приставлары бүлегенең суд приставы-башкаручысы Эльза Богданова. – Кагыйдә буларак, алимент түләмәүчеләр – тәртипсез яшәү рәвешен алып баручы, кырык яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Яшь ата-аналарга чит илгә чыгу һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләү кебек чаралар тәэсир итә.

Ата-аналарны балалар алдындагы йөкләмәләрне үтәүгә этәрергә прис­тавларга бурычлы кешенең шәхси милкенә арест салу һәм тартып алу, хезмәт хакыннан һәм банк счетларыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю ярдәм итә.

Гадәттә түләмәүчеләр адреслары буенча рейдлар кичке алтыдан соң үткәрелә. Бу вакытта ваемсыз ата-аналарны өйдә туры китерү мөмкинлеге күбрәк. Өйдә булган очракта да, алар суд приставларына ишек ачарга ашыкмыйлар. Еш кына алимент түләмәүчеләр яшәү урынын үзгәртә.

– Мондый рейдларга без, ким дигәндә, атнага ике тапкыр чыгабыз. Ел башыннан бирле без 528 производствоны төгәлли алдык. Шулай да алимент түләүдән баш тартучылар бар әле, – ди Эльза Ринат кызы.

Менә чираттагы рейдта да приставлар берничә алиментчыны өйләрендә туры китерә алмады. Алар яшәгән фатирларда ишекне беркем дә ачмады.

Үз балаларына карата битарафлык чире белән әтиләр генә «авырый» дигән фикерне кире кагып, түләмәүчеләр арасында хатын-кызларның булуы да ачыкланды.

– Түләмәүчеләрнең төп өлешен, әлбәттә, ир-атлар тәшкил итә. Тик хатын-кызлар да алимент түләргә ашыкмый, – дип ассызыклады суд приставы-башкаручы.

Бу юлы суд приставлары балаларына карата ана хокукыннан мәхрүм ителгән чистайлы янына бардылар. Хәзер балалар башка гаиләләрдә тәрбияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кыз закон вәкилләре белән аралашудан качмады һәм сөйләшү барышында алимент түләмәүнең эшкә урнашуга бәйле проблемалар булуы белән аңлатты.

Ни кызганыч, алимент түләмәү­челәр проблемасы, барлык дәрәҗә­ләрдәге башкарма һәм закон чыгару органнарының гамәлләренә кара­мастан, кискен булып кала. Приставлар фикеренчә, түләмәүчеләргә карата иң нәтиҗәле ысул булып соңгы чик – бурычлы кешене кулга алу тора. Әмма суд приставлары эшне бу чиккә җиткермәскә һәм барлык проб­лемаларны кулай ысуллар белән хәл итәргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев