Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәрләре наркотиклар тартып ала

23 август көнне Новосельская урамында шәһәрдә яшәүче 22 яшьлек егеттән наркотиклар тартып алына.

Шәхси тикшерү барышында егеттән эчендә кара төстәге матдә булган кәгазь төргәк табып алына. Моннан тыш, Учхоз бистәсенең ташландык бакчачылык җәмгыятендә участокны тикшерү барышында ул калдырган үсемлекләрдән ясалган матдә дә табыла.

Тикшерү турындагы белешмә нигезендә, үсемлектән ясалган, авырлыгы 33 грамм тирәсе булган матдә наркотик булып чыга. Кара-көрән төстәге матдә составында 0,78 грамм каннабис мае (гашиш мае) була. Җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев