Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклар бөтендөнья челтәре аша эш итәләр

Явызларча эш итүчеләр Интернетта мошенниклык гамәлләре кылу өчен бушлай игъланнар сайтларын инде күптән яратып өлгерделәр.

Иң таралганнары алдан һәм банк картасы белән түләү. Шулай, 42 яшьлек чистайлы автомобиль сатып алганда мошенниклар корбанына әверелә. «Авито» сайтында ул кулай бәядән автомобиль сату турында гариза күрә. Күрсәтелгән номер буенча машина хуҗасы-хатын-кызга шалтыратканнан соң, ир-ат автомобильнең Мамадышта сатылуын белә. Хатын-кыз авто сатып алырга теләүчеләрнең күп булуын һәм ул чыннан да аны сатып алырга тели икән, 5 мең сумны алдан күчерергә тиеш булуын әйтә.
Чистайлы ризалаша һәм шул сумманы түли. Әмма шул ук көнне аңа әлеге хатын-кызның ире шалтырата һәм аларның гаиләсендә бәла килеп чыгуын һәм ашыгыч рәвештә акча кирәклеген әйтә. Ул тагын акча күчерүен сорый. Ташлама ясарга - автомобильне 85 мең сумга түгел, 70кә бирергә вәгъдә итә. Мамадышка килгәннән соң, сатып алучы автомашина сатучылар белән элемтәгә керергә тырыша, әмма телефон номерлары сүндерелгән була. Бу шәһәрдә игъланда күрсәтелгән адрес бөтенләй булмый. Ә игълан шул ук көнне сайттан алына. Зыян күрүче мошенникларга барлыгы 93 мең сум күчергән була.
Мошенниклар ятьмәсенә 66 яшьлек чистайлы да эләгә, ул «Авито»да төзелеш вагоны сату турында игълан урнаштыра. Бу тәкъдим белән билгесез ир-ат кызыксына. Сатучыларны ышандырып, явызларча эш итүче иске мошенниклык схемасы белән эш итә башлый. Сатучыларның банк картасына алдан акча күчерергә вәгъдә итеп, мошенник алардан карта реквизитларын һәм паспорт мәгълүматларын ала.
Күпмедер вакыттан соң, ул кабат шалтырата һәм күчерелгән акчаларның үтмәвен хәбәр итә. Шуңа күрә, янәсе, сатучыга үз картасы белән кайбер операцияләр үткәрергә банкка килергә кирәклеген әйтә. Чистайлы, банкоматка килеп, картаны кертә, билгесез кеше телефон буенча күрсәткән барлык операцияләрне башкара. Өйгә кайтканда ул ике банк картасыннан һәм саклау кенәгәсеннән 20 мең сумга якын акча алынуы турында смс-хәбәр ала. Таныш булмаган кешегә шәхси мәгълүматларын хәбәр итеп, зыян күрүче мошенникка бу банктагы барлык счетларына юл ача.
Әлеге очраклар буенча җина­ять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре явызларча эш итүчеләрнең шәхесен һәм кайда булуларын ачыклыйлар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев