Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Машина йөртүчеләр түләп котылырга уйлаганнар

Кизү частенда март аенда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә ришвәт бирүнең ике очрагы теркәлгән.

Ике очракта да, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыктан качарга омтылганнар. 
18 мартта гамәлдә булган таләпләрне үтәмәгән өчен юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннна Зәй шәһәрендә яшәүче 53 яшьлек ир-ат туктатыла. Ул эшне «тыныч юл» белән хәл итү өчен аларга ришвәт бирергә омтылган, әмма барып чыкмаган.
22 мартта Лениногорск шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек ир-егет административ беркетмә төземәсен өчен юл-патруль хезмәте инспекторына акча бирергә омтылган.
Аларның икесенә дә хезмәт вазифаларын үтәгәндә вазифаи затка ришвәт биргән өчен җаваплылык чаралары турында искәртелгән. Һәр очрак буенча РФ ҖКның 1нче өлеше, 291нче маддәсе «Ришвәт бирү»  буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев