Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кызын тәрәзәдән ташлаган вәхши ана хөкем ителде

Чистайлыларны тетрәндергән әлеге коточкыч хәл агымдагы елның 30 июлендә мебель фабрикасы микрорайонындагы Мир урамында урнашкан йортта килеп чыга.

23 яшьлек гражданка Кобзева өйдәше, җиде яшьлек улы һәм өч айлык кызы белән танышларына кунакка килә. Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, хуҗалар йокларга ята, ә кунаклар мөнәсәбәтләр ачыклый башлыйлар. Талашу вакытында  Кобзева кечкенә кызларының аңа да, өйдәшенә дә кирәк булмавын әйтә һәм баланы аякларыннан тотып, икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ташлый.
Шаһитларның күрсәтмәләр бирүе барышында ачыкланганча, өйдәше хатын-кыздан сабыйга каршы шушы гамәлен туктату турында үтенсә дә, ул аның сүзләренә игътибар бирми.
Өч айлык сабый бетонга башы белән төшә һәм каты имгәнүләр ала. Шуннан соң вәхши ана сабые янына урамга йөгереп чыга, ә олы улы күршеләрне уята, алар ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар.
Чистай үзәк район дәваханәсе табиблары тарафыннан вакытында ярдәм күрсәтелә. Нәни кыз ашыгыч рәвештә Балалар район клиник дәваханәсенә нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләнә.
Суд утырышы барышында хатын-кыз баланы кулыннан төшерүендә генә үзен гаепле санавын һәм балага начарлык теләмәвен, барысының да саксызлык аркасында килеп чыгуын белдерә.
– Минем карамагымда ике кечкенә баланың булуын исәпкә алуыгызны үтенәм. Мин балаларымның бердәнбер туендыручысы һәм хәзерге вакытта мин ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгәнмен, балалар – тормышымның бердәнбер мәгънәсе, – дип мөрәҗәгать итте судка хөкем ителүче. – Минем кызым озак көтелгән бала булды. Кызым – минем иң кадерле кешем. Мин кызымны куркыныч хәлгә куюым белән гаепле, әмма гаепләүче як ми­ңа таккан гаеп чынбарлыкка туры килми. Мин кызымның сәламәтлеге­нә авыр зыян китергәнем өчен закон алдында җәза алырга әзермен, әмма мин шундый гамәл кылуыма үкенәм. Үземне акларга һәм яхшы яктан күрсәтергә мөмкинлек бирүегезне үтенәм. Иректә булганда мин тәртипсез яшәү рәвеше алып бармадым, минем даими эш һәм яшәү урыным бар иде. Минем балаларым һәрвакыт тук иделәр, бернигә дә мохтаҗлык кичермәделәр. Минем гаиләдә балигъ булмаган инвалид бала булуын да игътибарга алуыгызны сорыйм. Әнигә берүзенә аны карарга, йортны, бакчаны тәртиптә тотарга, терлек асрарга авыр. Элек җинаять җаваплылыгына тартылмавымны да игътибарга алуыгызны сорыйм.
Шушы тыйнак кына тоелган кызның, ә суд процессында ул үзен шулай тотты, бары берничә ай элек шундый коточкыч җинаять кылуын – үзенең яңа туган сабыен үтерергә теләвен күз алдына китерүе авыр.
Хөкем ителүченең соңгы сүзенә карамастан, суд Кобзеваның гамәлләре тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсе, 3нче өлеше; 105нче маддәсе, 2нче өлешенең «в»  пункты буенча дөрес квалификацияләнгән дип санады, хөкем ителүченең гаебе эш буенча эзләп табылган дәлилләр нигезендә тулысынча исбат ителгән дип санады.
Җәза билгеләгәндә суд кылынган җинаятьнең җәмәгатьчелек өчен куркыныч булу дәрәҗәсен һәм характерын, хөкем ителүченең шәхесен игътибарга алды. Суд җинаятьнең исерек хәлдә кылынуын гаепне тагын да авырлаштыручы хәл булуын таныды. Ә гаепне йомшартучы хәл буларак суд хөкем ителүченең кечкенә баласы, хатын-кызның һәм якын туганнарының сәламәтлеге торышын, якын кешесенең инвалид булуын исәпкә алды.
Суд вәхши анага карата гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 11 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарды.
Хөкем ителүче суд карарын апелляция тәртибендә шикаять итү ниятен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев