Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Краснодар алдакчысы тотылган

Мошенниклык

Быелның апрель аенда полиция бүлегенә банк картасыннан акчасын урлаулары турында 39 яшьлек ишетү буенча инвалид булган чистайлы мөрәҗәгать итте. Әлеге факт буенча «Банк картасыннан акча урлау» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачылды.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2020 елның мартында зыян күрүче үзен Александр дип атаган яшь кеше белән таныша. Язышу барышында әлеге ир-ат 5 мең күләмендә аның картасына бонуслар күчерергә теләвен әйтә. Моның өчен картаның барлык мәгълүматларын һәм CVVкодын сорый.

Апрельдә зыян күрүче картасына инвалидлык пенсиясе килүен күрә,әмма ул кисәк кенә юкка да чыга. Шулай итеп 13,8 мең сум акча икенче счетка күчерелә.

Әлеге хатын-кыз социаль челтәрдә танышкан ир-ат шушы хәлләрдән соң элемтәгә дә чыкмый башлый. Оператив-тикшерү чаралары вакытында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге эштә Краснодарда яшәүче 23 яшьлек егетнең булуын ачыклыйлар. Ул гаепләнүче сыйфатында шикләнелә. Сүз уңаеннан, әлеге егет тә ишетү буенча инвалид була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев