Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кафедан егерме литр сыра тартып алганнар

Халык контроле

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралар барышында сыраны документларсыз сатуны ачыклаганнар.

ТР Дәүләт алкоголь инспек циясенең территориаль органы белгечләре гражданинның «Халык контроле»нә мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында олы урау юлында урнашкан кафега барганнар.

– Контроль чаралар барышында шәхси эшмәкәрдә бернинди документлары булмаган 6 төр сыра һәм сыра эчем лекләре ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә, хуҗалык итүче субъекттан 20 литр күләмендә составында алкоголь булган продукция тартып алынды, – дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы начальнигы Александр Панов.

Әлеге шәхси эшмәкәр составында алкоголь булган продукцияне исәпкә алу тәртибен боза, сыра һәм сыра эчемлекләрен вак лап сату күләме турында декларация тапшырмый.

Хәзерге вакытта тикшерү материаллары Арбитраж судында һәм Татарстан Респуб ликасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тикшерүдә тора.

Агымдагы елның 6 аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 68 тикшерү үткәрелгән, шуларның 2се – планнан тыш, 40ы – административ тикшерү кысаларында, 20се – Эчке эшләр бүлеге белән берлектә.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына гражданнардан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында 18 мөрәҗәгать кергән, шуларның 5се расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X