Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гражданнар яшәгән урыннары буенча хәрби исәптә торырга тиешләр

2019 елның 17 февраленнән хәрби исәпкә кую кагыйдәләре үзгәрде.

«Хәрби вазифа һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә гражданнарның яшәү урыны буенча теркәлмәүләре аларны хәрби исәптә тору вазифасыннан азат итми һәм аларга хәрби исәпкә басудан баш тарту өчен нигез була алмый.
Яшәү урыны буенча теркәл­мәгән гражданнарның, шулай ук өч айдан да артыграк вакытка яшәргә килгән һәм яшәү урыны буенча теркәлү узмаган гражданнарның хәрби исәбе хәрби комиссариатлар тарафыннан гражданнарның гаризада яшәү (уку) урыны буларак күрсәтелгән урын буенча башкарыла.
Оешма җитәкчеләре, хәрби исәп эше өчен җаваплы башка затлар (хезмәткәрләр) хәрби комиссариатка ике атна эчендә хәрби исәптә тормаган, әмма хәрби исәптә торырга мәҗбүр гражданнарны ачыклау очрак­лары турында мәгълүматлар җибәрергә һәм аларга хәрби комиссариатка хәрби исәпкә басу өчен юллама тапшырырга тиешләр.

Наталья Олюшкина,  Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев