Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Газ җиһазына техник хезмәт үткәрү өчен белгечне кертүдән баш тарту штраф белән яный

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан имин файдалану буенча күрсәтмәләр расланды. Әлеге кагыйдәләрне кемнәр үтәргә тиешлеге турында ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары – Чистай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков сөйләде.

– Әлеге күрсәтмәләр – күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар һәм фатир хуҗалары үтәргә тиешле кагыйдәләр исемлеге. Күпфатирлы йортта йорт эчендәге газ җиһазын имин файдалану һәм карап тоту өчен күпфатирлы йортлар белән идарә итүне башкаручы, күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) эшләр башкаручы затлар (шул исәптән, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары яки башка махсуслаштырылган кооперативлар) җаваплы. Ә күп фатирлы йорт белән турыдан-туры фатир хуҗалары идарә итсәләр, күпфатирлы йортта йорт эчендәге газ җиһазын имин файдалану һәм карап тоту өчен җаваплылык алар яки күпфатирлы йортта фатирлар хуҗалары тарафыннан бирелгән ышаныч кәгазе белән расланган, вәкаләте булган башка зат өстенә төшә.
– Документта нинди кагыйдәләр урын алган?
– Документта коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан имин файдалану буенча күрсәтмәләр үткәрү тәртибе; җаваплы затлар тарафыннан газдан имин файдалану кагыйдәләре урын алган. Шулай ук анда йорт эчендәге газ җиһазы мөнәсәбәтендә һәм фатир эчендәге газ җиһазы мөнәсәбәтендә күпфатирлы йортларда йорт хуҗалары (йортта яшәүчеләр) тарафыннан газдан имин файдалану кагыйдәләре язылган. Күрсәтмәдә җаваплы затлар тарафыннан әлеге җиһаз белән эш итү кагыйдәләре, шулай ук газ чыккан очракта эш итү тәртибе билгеләнгән. Шуны да әйтәсем килә, күрсәтмәләрне белү һәм аларны үтәү йорт, бина хуҗаларына (анда яшәүчеләргә), идарәче компанияләргә генә түгел, шулай ук йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау турында килешү төзелгән махсуслашкан оешмаларга да кирәк.
– Ә әлеге күрсәтмәдә җаваплы затларның вазифалары билгеләнгәнме?
– Әлбәттә. Күрсәтмә нигезендә идарәче оешма вазифасына түбәндәгеләр керә:
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йорт эчендәге газ җиһазы урнашкан бинага газ бүлү оешмасының авария-диспетчер хезмәте хезмәткәрләренең, шулай ук ике төрдәге газ җиһазын файдалану һәм карап тоту белән бәйле аварияләрне кисәтү, туктату һәм бетерү максатында  башка ашыгыч оператив хезмәтләрнең тоткарлыксыз керүен тәэмин итү;
Йорт эчендәге газ җиһазы сос­тавына керүче газдан файдалану җиһазы куелган күпфатирлы йортка һава керүне тәэмин итү. Өстәвенә, янәшәдәге бүлмә диварының яки ишегенең аскы өлешендә ишек яки идән арасында ярык, җилләтү җайланмасы, шулай ук күрсәтелгән бинаның тышкы диварларында яки тәрәзәләрендә һаваның бинага керүен тәэмин итүче махсус җайланмаларның булуын тәэмин итәргә;
Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазын техник диаг­ностикалау, аңа техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау  турындагы килешү нигезендә махсуслашкан оешма вәкилләренә йорт эчендәге газ җиһазы янына тоткарлыксыз керүне тәэмин итәргә.
Идарәче оешмалар түбәндәге максатларда фатир эчендәге газ җиһазына керүне тәэмин итәргә ярдәм итәргә тиешләр:
Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазын техник диагнос­тикалау, аңа техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау, урнаштыру, алыштыру буенча эшләр башкарганда;
Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазын имин файдалануга юнәлгән профилактик һәм планнан тыш эшләр үткәргәндә;
Норматив хокукый актларда каралган очракларда газ бирүне туктатканда, яңадан җибәргәндә.
– Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазын тикшерүдән баш тартучы затларга нәрсә яный?
– Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкару өчен махсуслашкан оешма вәкилен, шундый төрдәге эшләрнең үтәлешен хәбәр иткән очракта, кертмәгән өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен аның күләме 1000 сумнан 2000 сумга кадәр; вазифаи затлар өчен – 5000 сумнан 20000 сумга кадәр; юридик затлар өчен 40000 сумнан 100000 сумга кадәр тәшкил итә. Шушы уңайдан идарәче оешмаларның игътибарын коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан имин файдалану буенча күрсәтмәләрне тайпылышсыз үтәргә, бигрәк тә махсуслашкан оешма вәкилләренә йорт эчендәге газ җиһазларын тикшерүне тәэмин итәргә, шулай ук фатир эчендәге газ җиһазларын карауны тәэмин итүдә ярдәм итәргә кирәклегенә юнәлтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев