Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бүләккә сертификат: үзегезне алдарга ирек бирмәгез!

Дусларга һәм якыннарга бүләк ясау, әлбәттә, күңелле шөгыль. Әмма хәтта яхшы таныш кешеләрнең дә зәвыгына һәм ихтыяҗларына туры килерлек бүләк сайлау җиңел эш түгел.

Бүләк сертификаты – ул гадәти булмаган, үзенчәлекле, бөтен дөньяда киң таралган бүләк. Әмма аннан файдаланганда кулланучыларда еш кына сораулар туа.

Шулай, күптән түгел туган көнен бәйрәм иткән чистайлы Марина Викторовада да сораулар барлыкка килгән. Туганнары бүләк иткән сертификатны ул шәһәр кибетләренең берсендә кулланырга планлаштыра. Бүләк сертификатына алынган товарны алыштырып буламы? Шушы һәм башка сорауларга Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева җавап бирде.

– Бүләккә бирелгән сертификатка сатып алынган сыйфатсыз товарны кибеткә кире кайтарганда, кулланучы товарның тулы бәясен акчалата кайтарып бирүне таләп итә ала. Әмма кайбер кибетләр сыйфатсыз товарның бәясен бүләк сертификаты яки товарны алыштырып кайтарырга тәкъдим итәләр. Бу дөрес түгел, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон буенча төгәл таләпне сайлау (кире кайтару, алыштыру) хокукы сатып алучыга бирелә, – дип билгеләп үтә Светлана Владимировна.  

– Сертификатка сыйфатлы, әмма туры килмәгән товар сатып алынган очракта нишләргә?

– Әгәр товар форма, габарит, фасон, төс, үлчәм яки комплектация буенча туры килмәсә, сез, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә аны алыштырырга хокуклы. Әгәр мондый товар мөрәҗәгать итү көненә сатуда булмаса, кире кайтарылган товар өчен акчаны ышанычлы рәвештә таләп итәргә мөмкин.

– Сертификатның гамәлдә булган срогы ахырына якынлашса, акчаны кире кайтарырга мөмкинме?

– Әлбәттә, һәр сертификатның гамәлдә булу срогы бар. Ул тәмамлангач, кибет түләү хисабына сертификат кабул итүдән баш тарта ала, әмма сертификат бәясе күләмендә сезнең авансны үзенә калдыра алмый. Бу нигезсез баю буларак саналачак. Файдаланылмаган акчаны кире кайтару турындагы таләпне 3 ел дәвамында күрсәтергә була. Бу судка мөрәҗәгать итү өчен искның гомуми срогы.

– Товар сертификат суммасыннан арзанрак булса, файдаланылмаган лимитны кире кайтарырга мөмкинме?

 – Еш кына сәүдә компанияләре сертификат бәясеннән файдаланылмаган сумманың януын хәбәр итәләр. Мәсәлән, 2000 сумлык сертификат, ә 1500 сумлык товар сайланды, әмма кибет 500 сумлык аерманы кире кайтарырга теләми. Кибет хаклы түгел. Кибет аванс алган икән, ул кулланучыга әлеге суммага товар тәкъдим итәргә яки акчаны кире кайтарырга тиеш.

Исегездә тотыгыз, кулланучылар­ның сертификат биргән компания белән мөнәсәбәтләре Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы белән җайга салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X