Законсыз рәвештә зур күләмдә марихуана саклаган өчен чистайлы хөкем ителде
Кеше һәм закон

Законсыз рәвештә зур күләмдә марихуана саклаган өчен чистайлы хөкем ителде

Суд утырышында гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм кылган эшенә үкенде

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды наркотикларга законсыз рәвештә эре күләмдә ия булуда һәм саклауда гаепле дип табылган җирле кешегә хөкем карары чыгарды. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланган: 2026 елның августында ир-ат җирлекнең бер участогыннан наркотик матдә –159,4 граммнан да ким булмаган каннабис (марихуана) булган кыргый үсемлекне өзеп алган. Шул рәвешле ул тыелган матдәгә шәхси куллану өчен законсыз ия булган.

«Соңыннан ир-ат наркотик матдәне полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән алганчы яшәү урыны буенча законсыз саклаган», – диелә хәбәрдә.

Суд утырышында гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм кылган эшенә үкенде.

Суд 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.


Нет комментариев