Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частенда законсыз төстә корал саклау факты теркәлгән.
Котовский урамындагы йортларның берсе янында 34 яшьлек ир-атны тикшерү барышында ике стволлы ау мылтыгына охшаган әйбер табылган һәм тартып алынган. Йомгаклау нәтиҗәсеннән күренгәнчә, ул шома стволлы ИЖ-12 маркалы ау мылтыгына карый. Җинаять эше ачылган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев