Район башлыгы Салым органнары хезмәткәре көне белән котлады
Җәмгыять

Район башлыгы Салым органнары хезмәткәре көне белән котлады

Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Ихлас күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәре көне белән тәбрик итәм!

Салым хезмәте дәүләт идарәсенең иң төп звеноларының берсе булып санала. Сезнең белемле, принципиаль һәм эшкә җаваплы булуыгыздан турыдан-туры районыбыз, республикабыз һәм илебезнең финанс тотрыклылыгы, социаль-икътисади үсеше тора. Бюджетка салым акчаларының тулысынча һәм үз вакытында килүе – бу хезмәт хаклары, пенсияләр, пособиеләр түләүдә, социаль программаларны тормышка ашыруда, юллар төзүдә һәм шәһәр-авылларыбызны төзекләндерүдә төп нигез.

Бүген салым хезмәте алдында яңа технологияләрне кертү һәм цифрлаштыру белән бәйле булган яңа бурычлар тора. Сезнең югары һөнәрилегегез, көйләнгән хезмәтегез, үз эшегезгә тугры булуыгыз районыбыз алдында торган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Аерым рәхмәт сүзләрен намуслы хезмәткә ныклы традицияләрен салган һәм яшь белгечләргә үзләренең бәһасез тәҗрибәсен тапшырган салым хезмәте ветераннарына әйтәсе килә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри үсеш һәм барлык башлангычларда уңышлар телим. Җаваплы хезмәтегез канәгатьлек хисе китерсен, өйләрегездә тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев